16+

Тукайны зурларга дисәң, кеше аз...

«2 апрель, (иске стиль белән. - Г.Җ.) сишәмбе көн, кич 8 сәгать 15 минут. Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев Казанда Клячкин шифаханәсендә вафат итте. «Аң» үзенең укучыларын зур милли югалту белән бүлешергә сүз табудан гаҗиз...

Тукайны зурларга дисәң, кеше аз...

«2 апрель, (иске стиль белән. - Г.Җ.) сишәмбе көн, кич 8 сәгать 15 минут. Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев Казанда Клячкин шифаханәсендә вафат итте. «Аң» үзенең укучыларын зур милли югалту белән бүлешергә сүз табудан гаҗиз...

Әдәбиятыбызның талантларга иң мохтаҗ заманында ачылып, югары ноктага ирешеп җитмәстән зур бер милли талантның җыелуын бөтен милләт зур хәсрәт белән генә каршы алгандыр. Милләтнең бу әдәби югалтуы «Аң» өчен хосусый сурәттә бер югалтудыр. Габдулла Тукаев аның исем бирүчесе, оештыручылардан берсе иде...
Ул вафатыннан ике генә сәгать элек, бу сан «Аң»ны актык мәртәбә бизәгән шигырьләренең карикатурасын сорап ятты: ләкин тәкъдир аңа бу шигырьләрен басылган хәлдә күзеннән кичерергә мөмкинчелек бирмәде.
Габдулла Тукаев үлде, ләкин аның исеме, аның шигырьләре милләт йөрәгендә тиз үлмәс. Алар, бәрәкәтле орлыклар шикелле, милләт рухында милли аң үстерерләр, халкыбызга, телебезгә, гадәтләребезгә мәхәббәт тудырып торырлар.
Җир йөзен тарсынган рухың Ходаның галәмендә булсын, газиз шагыйр!» («Аң» журналы. 1913 елның 10 апреле).
Бу мәгълүматларны укыгач, күзләр яшь белән тула, йөрәк тамырлары кысыла, шагыйрьнең палатада урын өстендә яткан сурәтен күреп, күтәреп алып күкрәккә кысасы килә.
Быелның 15 апрелендә Тукайның вафатына 100 ел тулу уңаеннан аны олылап искә алу мәрәсимнәре үткәрелде. Татар җәмәгатьчелеге һәм Язучылар берлеге тырышлыгы белән Клячкин хастаханәсе янында халык җыены үткәрелде.
Үзенең чыгышында А.Сибагатуллин 100 ел элек шагыйрьне соңгы юлга озатканда якын-тирә урамнарны халык ташкыны биләп алган булуын әйтеп үтте. Чыннан да, Габдулла Тукайны соңгы юлга озатырга ун меңнән артык кеше җыела. Ул заманда радио-телевидениенең булмаганын исәпкә алсак, халыкның шулай күп җыелуы гаҗәеп хәл.
Клячкин хастаханәсе яныннан, автобусларга утырып, Юныс бай йорты янына юл тоттык, чөнки Габдулла Тукайның җәсәден Юныс бай йорты ишегалдына куеп, шунда җеназа намазы укыганнар. Аннан соң Татар зиратына, Тукай каберен зыярәт кылырга юнәлдек. Безнең белән бергә Харис хәзрәт Салихҗан да булды, шагыйрь рухына дога кылынды.
Бу чарага килүчеләр арасында күренекле язучылар, артистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, яшьләр дә күп иде. Якынча өч йөзләп кеше катнашкандыр. Оештыручылар бик күп көч сарыф иткәннәр: яхшы чыгышлар, шул чор киемнәре, транспорт мәсьәләсе дисеңме...
Шулай да кеше саны аз булды дип саныйм. Радио-телевидениеләрдән бу көн турында мәгълүмат җиткерелде бит. Татарстан шәһәрләре вәкилләреннән тыш Уфа, Магнитогорск һәм Ижау шәһәрләреннән килүчеләр дә чыгыш ясады.
«ШК» газетасының 2 апрель санында Әлфия Закированың: «Күңеле яшьләр өйдә ятмый» дип исемләнгән язмасын укыгач, башка төрле уйлар килде. Анда төрле клублар эшләп килгәнлеге әйтелгән. Язмада күрсәтелгәнчә, һәрбер клуб 100-150 пенсионерны туплый. Автор үзе дә шул клубка йөри икән. «Коллектив бик дус-тату, бердәм, бик күңелле яшибез», - дип яза ул. Шәһәрдә уздырылган төрле чараларга, төрле спектакльләргә, юбилей кичәләренә йөриләр, табигатькә чыгып туган көннәрен үткәрәләр һ.б... Әнә Болгар һәм Свияжскига теплоходта берничә көнлек сәяхәтләр оештырганнар. «Бәйрәм саен «чәйле кичә»ләрне «Раздолье» кафесында үткәрәбез. Кафе хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Бик тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар, иркен залда биергә, җырларга мөмкинлек бирәләр», - дип яза автор.
«Әйдәгез, яшьтәшләр! Өйдә күңелсезләнеп утырмагыз, бер талантыгыз булмаса да, клубка килергә мөмкин...», - дип мөрәҗәгать итә ул. Күңел ачып яшәү яхшы эш анысы, әмма һәркемнең милләт алдында үз бурычлары булырга тиеш дип саныйм. Пикетлар һәм митинглар үткәрелгәндә, төрле клубларга йөрүче пенсионерлар да безгә кушылсалар, халык саны бермә-бер артыр иде. Югыйсә Г.Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышланган чарада кимендә берничә мең кеше катнашырга тиеш иде бит.
Бу дөньяга беребез дә мәңгегә килмәгән. Ә менә милләтебезне мәңге яшәтәсе иде, аның өчен һәрберебез булдыра алганча үз өлешен кертергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading