16+

Туристлар Казанны үз иткән

Туристларны иң күп җәлеп иткән шәһәрләр арасында Мәскәү белән Санкт-Петербугтан кала Казан беренче өчлеккә кергән. «Tripadvisor» дөньякүләм сәяхәтләр сайтының «Россиядә иң яхшы туристик юнәлеш» рейтингы шуны күрсәтә.

Туристлар Казанны үз иткән

Туристларны иң күп җәлеп иткән шәһәрләр арасында Мәскәү белән Санкт-Петербугтан кала Казан беренче өчлеккә кергән. «Tripadvisor» дөньякүләм сәяхәтләр сайтының «Россиядә иң яхшы туристик юнәлеш» рейтингы шуны күрсәтә.

Агымдагы елның сигез аенда Татарстан мәркәзе 700 мең туристны кабул иткән, күпчелекне Идел буеннан һәм Уралдан килүчеләр тәшкил итә. Кремльне 149 мең турист караса, «Ривьера» аквапаркында булучылар саны 550 меңгә житкән.
Узган ел Казан әлеге рейтинг буенча тугызынчы урында гына иде, быелгы күрсәткечкә ирешүгә шәһәрне туристлар базарында һәм Россиядә таныту сәбәпче булып тора. Шулай ук Европада иң популяр булган InYourPocket юл күрсәткече белән элемтәләрнең ныгуы, iPhone өчен шәһәрнең туристлар маршруты эшләп килүе һәм август аеннан Универсиаданың Call-үзәгенең эшли башлавы да өчлеккә керергә ярдәм иткән. Call-үзәге ярдәмендә шәһәр турында өч телдә мәгълүмат алырга була.
Кайбер порталларда туристларның Казан урамнарында сәгатьләр буена жәмәгать бәдрәфләре эзләп йөрүләре хакында хәбәр ителә. Киләчәктә бу проблема да хәл ителсә, мәркәзебез әле бәлки рейтингның иң югары баскычына да үрмәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading