16+

Туристлыкны үстерергә чит ил белгечләре булышачак

Австриядән килгән «Kohl&Partner» оешмасы аналитиклары күптән түгел Татарстанны иңләп-буйлап йөрде. Алар 2 миллион 800 мең сумга бездә туристлыкны үстерү һәм камилләштерү буенча стратегик план төзергә җыеналар икән. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырган брифингта мәгълүм булды.

Туристлыкны үстерергә чит ил белгечләре булышачак

Австриядән килгән «Kohl&Partner» оешмасы аналитиклары күптән түгел Татарстанны иңләп-буйлап йөрде. Алар 2 миллион 800 мең сумга бездә туристлыкны үстерү һәм камилләштерү буенча стратегик план төзергә җыеналар икән. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырган брифингта мәгълүм булды.

Белгечләр туристлыкны үстерү өчен республикада ниләр эшләргә кирәклеге турында якынча 4 айдан соң, ягъни стратегик планның беренчел варианты әзер булгач җавап бирергә вәгъдә итте. Оешманың проект менеджеры Кристофер Мартин Хинтереггер шәһәрдә туристлар өчен күп кызыклы урыннар булдырылуын, Болгар белән Зөядәге эшләнгән эшләрдән уңай тәэсирдә калуын җиткерде. Кимчелекләргә килгәндә, аның сүзләренчә, Татарстанда туристик нокталар бер-берсеннән шактый ерак урнашканлыктан, аларны үзара тоташтыру өчен махсус схема булдырырга кирәк. «Бәлки, 4 сәгатьлек юл күңелсез узмасын өчен, әлеге вакытны башка туристлык нокталары белән тулыландырыргадыр», - диде ул. Чит ил кунагы шулай ук туристлыкны үстерүдә Идел елгасының тиешенчә файдаланылмавына да игътибар иткән. Монысының нигә шулай икәненә төшенү өчен, мөгаен, «Булгария» фаҗигасен искә төшерү дә урынлы булыр. Кызганыч ки, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов билгеләп узганча, безнең сулыклардагы күп судноларның «яше» утыздан узган. Җитмәсә, россиялеләр җайлы каюталарда утырып барыр өчен түләнәсе акчаны чит илгә чыгып керү өчен тотуны өстенрәк күрә. Тагын бер җайлап бетерәсе мәсьәлә - Татарстанны Казахстан һәм Кыргызстан белән бутауга каршы нәтиҗәле көрәш.
Компаниядә консультант булып эшләүче Маттиас Хаутли исә республиканың кунакханәләр челтәрен мактады. Аның сүзләренчә, Казанда кунакханә бәяләре Россиянең башка шәһәрләре һәм Европа белән чагыштырганда шактый түбән, ә кунакларга хезмәт күрсәтү исә күпкә сыйфатлырак итеп башкарыла.
Австрия компаниясе тарафыннан эшләнәчәк стратегик план 2015 елга кадәр тәгаенләнер дип уйланыла. Министрлыкка аның беренчел варианты ноябрь азакларында тәкъдим ителергә тиеш. Стратегия планын төзүдә үз фикер-тәкъдимнәре булган «ШК» укучылары да 2014 елның гыйнвар аена кадәр социаль челтәрдәге махсус төркемнәр аша фикер алышуда катнаша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading