Шәһри Казан

ТУУГА, САЛКЫН СУ АСТЫНА

«Исәнмесез, «Шәһри Казан» редакциясе! Минем өч яшьлек улым бар. Бер ел элек аны балалар бакчасына бирдем. Шуннан бирле авырый башлады ул һәм әле дә шул ук хәл күзәтелә. Инде терелеп бетеп, яңадан бакчага гына барабыз, икенче көнне тагын мышык-мышык кайтып керә. Нинди хәлдер инде бу, аптырадым. Әллә, организмын ныгыту өчен,...

Соңгы вакытта балаларның күбесе бик нәзберек туа: еш авырыйлар, гел салкын тиеп тора һ.б. Табиблар моның бер сәбәбен экологиягә бәйләсә, икенче сәбәбен яшь әниләрнең сәламәтлекләре нык булмаудан күрә. Әти-әниләр өйдә дә еш авырып торган балаларын бакчага да куркып кына бирә. Ә менә Юдино бистәсендәге 88 нче бакчага - балалар үсеше үзәгенә йөрүчеләр салкын тидереп авырмый диярлек. Авырган очракта да алар бик тиз савыга һәм авыруны да җиңел генә уздырып җибәрә. Балалар авырмауның төп сәбәбе исә - чыныгу! Бер караганда, әле бакчага гына йөрүче балаларны урамга алып чыгып салкын су коюны күз алдына китерүе дә куркыта. Олылар арасында да бит андый батыр кешеләр бармак белән генә санарлык, гәрчә организмны чыныктыруның файдасы искиткеч зур булса да. Тәрбияче Мария ДАНИЛЕЧЕВА биредә менә инде 19 ел буе сабыйларны чыныктыру, организмнарын ныгыту белән шөгыльләнә. Мария Александровна белән чыныктыруның файдасы һәм ысуллары турында сөйләштек.
- Чыныктыру дигәч тә, ул балаларны урамга куып чыгарып салкын су кою дигән сүз түгел әле, - дип башлады сүзен Мария Александровна. - Безнең бакчада болай эшләү кабул ителгән. Беренчедән, без бүлмәдәге температураны даими рәвештә 21-22 градус тотабыз. Бу балалар өчен иң яхшы температура санала: эссе дә түгел, салкын да. Бүлмәләрне гел җилләтеп тору да әһәмиятле. Чыныгуны яланаяк йөрүдән башлыйбыз, ягъни балалар чишенәләр дә бүлмә буенча яланаяк йөгерәләр, уйныйлар, сикерәләр. Әкренләп юеш сөлге белән ышкына башлыйбыз. Кыш җиткәч исә, балалар авырмаса һәм барысы да яхшы булса, бүлмәгә таз белән кар алып керәбез һәм сабыйлар шунда таптана. Чыныгуның чираттагы этабы - аякларга салкын су сибү. Кечкенә балалар төркеменә йөрүчеләр белән чыныгу эшләре бүлмәдә генә алып барыла. Урта төркемгә күчкәч исә, җәйдән, урамга чыгып, яланаяк йөгерә башлыйбыз, шунда ук аякларга салкын су коябыз. Чыныгуның иң ахыргы этабы - баштан алып аякка кадәр салкын су кою. Иң мөһиме шул: салкын су койганнан соң, сөртенмәскә кирәк, хәрәкәттә кибенү дөресрәк була. Яланаяк карда йөреп кергәч тә, өскә салкын су койгач та, балалар бүлмәдә йөгерәләр, махсус комплексларда шөгыльләнәләр. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бүлмәдәге температура түбәнәя икән, без барлык чыныгу эшләрен дә туктатып торабыз. Иң мөһиме - балаларга зыян китермәскә, артык туңмаска кирәк.
- Ә әти-әниләр балаларын салкын су белән коендыруга ничек карыйлар?
- Олылар белән эшләү бер дә җиңел түгел. Кайбер әти-әниләр моңа катгый рәвештә каршы тора. Алар белән сөйләшү эшләре алып барабыз, чыныгуның файдасы турында аңлатабыз. Күпчелек болай фикер йөртә бит: чыныгу төркеменә йөри торган бала авырып китә икән, димәк, бу салкын су белән коену аркасында. Әмма чынлыкта алай түгел. Табиблар да моны раслый. Иртәме-соңмы бала барыбер авырган булыр иде, ди алар. Чыныга торган кеше беркайчан да авырмый, дип уйлау да дөреслеккә туры килми. Аның каравы, ул авыруны тизрәк һәм җиңелрәк уздырып җибәрә. Эшләү чорында шундый бер очрак булган иде. Нәзберек кенә бер кызчыкның әнисе аны чыныктыра башларга була. Нәтиҗәдә, кызның үпкәләре ялкынсына. Барыбыз да бик кайгырган идек ул вакытта. Ике атна үтүгә, кызның әнисе сөенеп килеп тә җитә: «Безгә табиб чыныгуны дәвам итәргә кушты. Мондый җитди авыруны болай җиңел уздырып җибәргән кешене белмим әле мин, диде ул. Шуңа күрә без, авыру тулысынча узып китүгә үк, салкын су белән коенуны дәвам итәчәкбез», - дигән иде кызчыкның әнисе.
- Ә балалар салкында урамга чыгарга, өстәвенә, салкын су белән коенырга курыкмыймы?
- Бу бөтен кешене дә куркыта, билгеле. Шуңа күрә, моңа алдан ук зур әзерлек кирәк. Без балаларның берсен дә көчләп-мәҗбүриләп алып чыкмыйбыз. Чыгасы килми икән, ул бүлмәдә кала. Бары аңлатып кына эш итәбез. Сәламәт, нык булыр өчен, чыныгырга кирәк, дип өйрәтәбез. Чыныктыру әле ул - балаларда көчле рух тәрбияләү дигән сүз дә. Бала үзендә урамга чыгып салкын су коярга көч таба икән, бу - зур нәрсә. Шундый балалар бар: кыш көннәрендә аларны хәтта кардан чыгарып та булмый. Шул ук вакытта, берне түгел, ә ике чиләк су коярга сораучылар да бар.
- Мария Александровна, ә Сез балаларны чыныктыру белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
- Мин бу эшкә болай гына алынмадым. Үземнең шәхси тәҗрибәм бар. Минем дә беренче балам бик нәзберек туды: гел тамагы авыртты, һаман ангина була торган иде. Шулай бервакыт аның да үпкәләре ялкынсынды, бик нык авырды ул. Шуннан соң мин аны чыныктырырга булдым. Башта шул бер яшьлек баланы юеш сөлге белән ышкый торган идем. Аннары әкренләп кар кулландым, урамга чыга идек. Иң ахырдан салкын су коя башладым. Кыскасы, терелттем мин аны. Мәктәпкә инде ул сау-сәламәт, таза-нык булып китте. Икенче балам тугач та, өченчесен дә тууга ук чыныктыра башладым. Аллага шөкер, авырып ятканнарын хәтерләмим. Әлеге хәлдән соң мин шуны аңладым: балалар сәламәтлеге өчен чыныгу ул - иң әһәмиятлесе һәм файдалысы. Әлбәттә, бу эшкә тотынганчы, күп китаплар укырга туры килде, табиблар белән киңәшләшеп эшләдем. Шуңа күрә, башкаларга да шуны ук киңәш итәм. Мин табиб түгел, чыныгыгыз дип куша алмыйм, бары организмны ныгыту өчен чыныгу ысулын тәкъдим генә итә алам. Ә аның файдасы искиткеч зур: ул иммунитетны да ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, тән тиресен дә матурлый һ.б. Мин үзем дә инде күп еллар иртә һәм кич салкын су белән коенам. Башым авыртса да, дару капканчы, өстемә салкын су сибәм. Температура югары булганда да, аны төшерү өчен, салкын су кулланам. Бары иренмәскә, чыныгу өчен үзеңдә көч табарга гына кирәк.
- Балаларны ничә яшьтән чыныктыра башларга була?
- Тууга ук мөмкин. Үземнең балаларымны шулай иттем дә: бала тудыру йортыннан чыгуга ук, салкын су белән коендырдым. Тагын шуны әйтәсем килә: әниләрнең күбесе балаларын кәбестә кебек киендерергә ярата: пешсә - пешсен, әмма туңа гына күрмәсен. Болай эшләргә кирәкми: һава торышына карап киендерү дөрес.
Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: чыныгу төркеменә йөрүче балалар сау-сәламәт, нык, көчле рухлы, шат күңелле булулары белән аерылып тора.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: