16+

Тынычлык бистәсендәге Мелитополь урамы су астында

«Тынычлык бистәсендәге Мелитополь урамын су баса. Бу хәл инде ун ел рәттән кабатлана. Ышанмасагыз, килеп карагыз.»

Тынычлык бистәсендәге Мелитополь урамы су астында

«Тынычлык бистәсендәге Мелитополь урамын су баса. Бу хәл инде ун ел рәттән кабатлана. Ышанмасагыз, килеп карагыз.»

Әнә шулай дип, бик тә хафаланып, «Шәһри Казан» редакциясенә тынычлык бистәсеннән укучыбыз Ильяс Мөхәммәтшин шалтыратты. Хәбәр алуга, шунда киттек.

Бистәнең үзәк урамында асфальт юл яхшы. Биредә яшәүче актив хәбәрчебез Рәшит Нургалиев та: «Юлларны карадылар, тротуар да ясадылар», - дип язып та чыккан иде. Ильяс Мөхәммәтшин безне күз уңыннан читтәрәк калган Мелитополь урамына алып керде.

- Бу урамның трансформатор станциясе тирәсе элек кечерәк бер күл иде, - ди ул. - Күлгә балчык түши-түши, өйләр салып бетерделәр, ә юл тиешенчә эшләнелмәде. Шушы үзәнлекне яз саен су баса, мәчеткә йөрүче картлар, мәктәпкә баручы балалар бата-чума атларга мәҗбүр. Иң куркынычы - җир астыннан югары көчәнешле электр чыбыклары уза, юлның икенче ягында электр шкафы тора. Бала-чаганы электр тогы сугарга мөмкин. Бистә советы җитәкчесе Венера Сәлаховага йөз мәртәбә әйттем, ул: «Эшләнәчәк, эшләнәчәк», - ди. Белмим, кайчан эшләнәчәктер?

Күл буенда арлы-бирле йөренүебезне, фоторәсемнәргә төшерүебезне күреп, култык таякларына таянган бер абзый да, кызыксынып, яныбызга килде.

- Тынычлык бис­тәсендә мин 1957 елда, бишенче кеше булып, өй салып кердем, - ди Исхак ага Хафизов. - Мелитополь урамының бу үзәнлеге җәй уртасында да кипми. Өлкән яшьтәгеләргә бигрәк читен, юлны күтәртсеннәр, су аксын өчен ерганак казысыннар иде.

Кызганычка, бистә халкы телгә алган Венера Сәлахованы без тота алмадык. Ә шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегендә әйтүләренчә, Идел буе районы хакимиятендә бу проблема турында беләләр.

- Мелитополь урамы юлы 3нче категория юл санала. Урамның чокырлы өлешенә су җыела. Идел буе районы хакимиятендә бу хакта беләләр. Финанс мөмкинлеге булуга, Мелитополь урамындагы чокыр капиталь төзекләндереләчәк, су китү юллары эшләнеләчәк. Тынычлык бистәсендә быел Тобольск урамы һәм 3нче Дәүләки белән 8нче Дәүләки урамнары юлларының аерым участоклары капиталь төзекләндереләчәк, - диделәр безгә.

Вахитов һәм Идел буе районында быел төзекләндереләчәк юллар
Даурия, Учительская, Заслонов урамнары; Салмачы бистәсендәге Центральная урамы, Центральная урамыннан Совет районы чигенә кадәрге юл (тротуар да салына), шулай ук Салмачыдагы Мир урамы; Товарищеская урамы юлының Еники урамыннан Достоевский урамына кадәрге өлеше; Пугачев урамы юлының Товарищеская урамыннан Пугачев урамындагы 38нче йортка кадәрге өлеше; Медиклар бистәсендәге Медицинская урамы һәм 2нче Медицинская урамы тыкрыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading