16+

«Тынычлык яратылышы» Казаннан китә

«Кол Шәриф» мәчете фонында узучы бу фестивальгә күпләрнең эче пошып йөри иде. Ник дигәндә ата-бабаларыбыз көрәшеп гомерләрен куйган мәйданда яшьләрнең музыка гөрелтесе астында исереп чайкалышулары бер дә безнең милләтне бизәми һәм әлеге мәдәниятне татар җаны кабул итеп бетерә алмый иде. Рок сөючеләр арасында зур популярлык казанып өлгергән «Тынычлык яратылышы» фестивале...

«Кол Шәриф» мәчете фонында узучы бу фестивальгә күпләрнең эче пошып йөри иде. Ник дигәндә ата-бабаларыбыз көрәшеп гомерләрен куйган мәйданда яшьләрнең музыка гөрелтесе астында исереп чайкалышулары бер дә безнең милләтне бизәми һәм әлеге мәдәниятне татар җаны кабул итеп бетерә алмый иде. Рок сөючеләр арасында зур популярлык казанып өлгергән «Тынычлык яратылышы» фестивале хакында алдарак «ул урынын гына үзгәртәчәк» дип сөйләнсәләр, инде аның Казаннан бөтенләй китеп баруы мәгълүм булды. Ул быел Пермь каласында үтәчәк. Бу турыда фестивальнең мөдире Александр Чепарухин җиткерде. Аның сүзләренчә, Универсиада алдыннан Казан үзәгендә барган төзелешләр чараны үткәрергә мөмкинлек бирми. Меңьеллык мәйданыннан кала мондый дәрәҗәле фестиваль өчен Казанда башка урын юк икән. «Бу көннәрдә Пермь өлкәсе губернаторы Олег Чиркунов үз вазифасыннан азат ителде. Ул эшләгән дәверендә Пермьне Россиянең «мәдәни башкаласы» итәргә өлгерде. Шуңа күрә, китәр алдыннан «Тынычлык яратылышы» фестивален Казаннан үзләренә күчерергә тәкъдим итте. Казанны да аңлап була. Фестиваль үткән үзәк мәйданны төзекләндерү эшләре әле бетмәде. Зур күләмле фестивальнең башка җирдә үтәчәген күз алдына да китермәдек», - ди А.Чепарухин.
Сүз уңаеннан, фестивальгә һәр елны Татарстан һәм Казан бюджетыннан миллион доллар чамасы акча бүленә торган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading