16+

Тырыш балаларны мэр да ярата

Быел Казан мэрының исемле стипендияләрен 14 аспирант, 18 вуз һәм 2 урта уку йорты студенты алачак.

Тырыш балаларны мэр да ярата

Быел Казан мэрының исемле стипендияләрен 14 аспирант, 18 вуз һәм 2 урта уку йорты студенты алачак.

Бу карар мэрның исемле стипендияләрен бирү буенча җәмәгать советы утырышында кабул ителде. Иҗат эшләре, нигездә, шәһәр хуҗалыгы проблемаларына һәм социаль өлкәгә, шулай ук физика-математика фәннәренә карый. Казан мэрының исемле стипендияләренә аспирантлар һәм студентлар арасында конкурс ел саен үткәрелә. Аның максаты - муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать өлкәсенә, транспортка, төзелешкә, экологиягә, мәгълүмати-телекоммуникация структурасына бәйле четерекле мәсьәләләрен чишүдә югары һәм урта уку йортларында белем алучыларның фәнни эшләре, инновацион проектлары белән катнашуына ирешү.
Стипендиатларны бүләкләгәндә мэр Илсур Метшин: «Бездә креатив, киң фикерле яшьләр күп. Фәнни эзләнүләрегез шәһәр хуҗалыгында файдаланыла», - дип студентларны һәм аспирантларны һич төшенкелеккә бирелмичә фән белән шөгыльләнергә чакыра. Укытучыларның һәм студентларның әйтүенчә, мэрның исемле стипендиясенә конкурс вузлар арасында бик абруйлы.
Мэрның исемле стипендияләре музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларга да бирелә. Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда, фестивальләрдә лауреат исеме алган малайларны, кызларны бүләкләү башкалабызда 2003 елдан бирле килә. «Үзләре кечкенә генә булсалар да, алар Казанны бөтен дөньяга таныталар», - ди мэр Илсур Метшин, яшь талантларны хуплап.
Быелгы стипендиатларны бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә Казан Ратушасында үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading