16+

Түзегез инде, урамнар...

Ниһаять, Ленин дамбасындагы вакытлы әйләнеч юл төзелеше тәмам. «Казан үзәгендәге юлларны капиталь төзекләндерү буенча эшләрнең төп күләмен җәй азагына кадәр төгәлләргә кирәк», - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Шул ук вакытта шәһәр кешеләренә әйләнеч юллар һәм җәмәгать транспорты эшендәге үзгәрешләр хакында үз вакытында мәгълүмат бирергә кирәклеген...

«Тиздән без бер үк вакытта 64 урамны капиталь төзекләндерә башлыйбыз. Безгә шәһәр үзәгендә зур эш башкарырга туры киләчәк. Мәскәү, Уң һәм Сул як Болак урамнары, Чернышевский, Астрономия урамнары да төзекләндереләчәк. Моңа бәйле рәвештә шәһәр үзәгендә җәмәгать транспорты хәрәкәтенә үзгәрешләр кертергә туры килде», - диде ул. Тукай һәм Уң як Болак урамнары ябылганнан соң, бөтен авырлык Мәскәү һәм Нариман урамнарына төшәчәк икән. Ә алар, билгеле булганча, иске төзелешләр булган һәм транспорт хәрәкәтен аз уздырышлы урамнар. Аларга машиналар ташкыны башка чара булмаганлыктан гына керәчәк тә инде. Әлеге урамнарның юл читләренә машиналарын туктатып куйган кешеләр рәхим-шәфкать көтмәсеннәр... Бу ике урам төзәтелеп беткәннән соң, Сул як Болак һәм Мәскәү урамы «ял итә»чәк.
Җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәреше турындагы барлык мәгълүматны 275-30-50 «кайнар элемтә» телефоны аша алырга мөмкин.
«Беренче чиратта, безне аңлаулары һәм түземлекләре өчен, шәһәр кешеләренә дә рәхмәт белдерәсе килә. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез, ләкин башкача мөмкин түгел. Җәй көне юллар бушрак, шуңа да июль-август айларында күбрәк эшләп калырга кирәк», - диде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading