Шәһри Казан

«Уңайлы мохит» чынлап та уңайлымы?

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең коммуналь хезмәтләргә түләгәндә бирелә торган ташламаларын киметү күпләрне тәмам хафага салды.

Ни өчен дәүләт бюджетын инвалидлар хисабына экономияләргә булганнар? Болай да мөмкинлекләре чикле кешеләрне нигә кимсетәләр? Соңгы вакытта укучыларыбыз әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Республика клиник онкология хастаханәсендә дәваланучы Суфия апа да үз фикерен белдерде:
- Инвалидлар утны күб­рәк яндыралар, имеш, чөнки аларның төнлә торып дару эчәселәре бар дип уйлыйлардыр инде. Менә безнең гаиләдә дүрт инвалид, 31 квадрат метрлы фатирда (15 мең тирәсе пенсия акчасына!) биш кеше яшибез. Үзем хастаханәдә дәваланып ятам. Безнең акчаларны санаганчы, байларныкын тикшерсеннәр иде. Алар меңләгән хезмәт хакы ала. Без агызган суны исәпләгәнче, аларның коттеджларындагы бассейннарында күпме су ага икән - шуны карасыннар. Инвалидлар өчен нинди ташламалар гамәлдә булачак соң? Безнең өчен нәрсә булса да каралганмы?

Күпләр инвалидларга каралган 700 сум субсидия­нең киметелүен аяз көнне яшен суккандай кабул итте. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, инвалидларга дәүләт мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, инвалидның төркеменә бәйле рәвештә, ай саен акчалата түләүдән тыш, җәмәгать транспортында йөрү өчен акча күчерелә. Бүген ул 399 сумны тәшкил итә. Шулай ук су юлы транспортларында йөрү билетын да навигация вакытында 50 процент ташлама белән алырга мөмкин.

Реклама

«Уңайлы мохит» программасы кысаларында да республикабызда күп эшләр эшләнде. Күптән түгел генә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия төбәкләрендә әлеге программаның ничек тормышка ашырылуын тикшерде. Нәтиҗәдә, Мәс­кәү белән Краснодардан аз гына калышып, Татарстан бу рейтингта өченче урынны яулады.

Беренче чиратта администрация, социаль яклау бүлекләре, пенсия фондлары, кибетләр, кинотеатрлар биналарына бәя биргәннәр. Шулай ук машина кую парковкаларында инвалидлар өчен махсус урыннар җитәрлекме-юкмы икәнлеген дә ачыклаганнар. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кызганычка, социаль инфраструктураның 61 проценты сыйфатлы булып саналмый. Ягъни инвалидлар өчен куелган махсус җайланмаларның күбесе тиешле таләпләргә җавап бирми. Сораштыруда катнашучылар күрмәүчеләр өчен «тавышлы» светофорларның дөрес эшләмәвеннән, пандуслар­ның артык биек булуыннан зарлана, физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен парковка урыннары җитмәү дә зур проблема. Республика югары уку йортлары арасында физик мөмкинлекләре чиклеләр белән эшләү үзәге директоры Елена Мелина әйтүенчә, Татарстанда «Уңайлы мохит» программасының үтәлешен тикшерүдә «Инвалидлар иҗтимагый оешмасы» вәкилләре үзләре дә катнашкан. Торак йорт куллануга тапшырыламы, социаль объектмы - беренче чиратта инвалидлар үзләре андагы уңайлыкларны сынап караган. Төзелеш барышында алдан сөйләшүләр алып барылган. Метро тукталышларына да зур игътибар бирелгән. Җитешсезлекләрне шунда ук төзәткәннәр, җайга салганнар. Әйтик, Казанда «Габдулла Тукай метро» тукталышында күтәрелү механизмы эшләми дип шикаять белдергән булганнар. Тикшергәннән соң, лифтны куллану турында мәгълүмат юк, шуңа аны эксплуатацияләмәгәнлекләре ачыкланган. Мәсьәләне шунда ук хәл иткәннәр.

Красноярскида инвалид балалар өчен ачылган үзәккә пандус куйдыруга каршы чыккан халык, Мәскәү мәктәпләренең берсендә даун бала төшкән фотоальбомны алырга теләмәгән ата-аналар, Казанда бер егетнең инвалидлар арбасында икәнен күреп, кредит бирүдән баш тарткан банк турында матбугат битләрендә озак шауладылар. Авыш пандуслар, дөрес сигнал бирмәгән светофорлар бер мәсьәлә. Беренче чиратта җәмгыятьнең инвалидларга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Бүген без сәламәт, ләкин иртәгә үзебезнең үк шул физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр хәлендә калуыбыз ихтималын онытмасак иде. Алла сакласын!

Татарстан «Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыруда беренче төбәк булып санала. Программаның үтәлешен тикшерү рейтингында республика 6,8 балл белән өченче урынга чыкты.

Сүз уңаеннан
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:
- Республикада һәр унынчы кеше инвалид булып санала. 2011 елдан бирле эшли башлаган «Уңайлы мохит» программасы кысаларында, республикабыз­да бик күп эшләр башкарылды. Хәзер менә социаль учреждениеләрдә, инвалид кешеләрне озатып йөрүче махсус белгечләр әзерләү белән мәшгульбез. Аларны Брайль, ишарәләр теленә өйрәтәбез. Республикада куллануга тапшырыласы йортларны,биналарны беренче чиратта инвалидлар үзләре сыный, тест үткәрә. Сукырлар, ишетмәүчеләр җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Махсус сайт аша «Объектларның уңайлылык картасы»нда 4 меңгә якын бина турында мәгълүмат алырга була. Ягъни кеше барырга җыенган урында аның өчен мөмкинлекләр тудырылганмы-юкмы икәнлеген алдан билгели ала. 2016 елның 1 июненнән республикада куллануга тапшырыласы һәр объект өчен бердәм таләпләр куелачак. Кунакханәме, социаль оешма бинасымы - барысы да физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең таләпләренә туры килерлек булсын. Әлбәттә, бу бер көнлек кенә эш түгел. Барысы да системалы рәвештә барырга тиеш. Әлегә 709 бина уңайлы мохит программасы кысаларында тәртипкә китерелгән. 2020 елга кадәр 68 процент бина һәркем өчен дә уңайлы булырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: