16+

«УАЗ»лар авылга китә

Республиканың ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 130 яңа машина сатып алачаклар. Беренче чиратта алар районнарга җибәреләчәк, чөнки нәкъ менә андагы ашыгыч ярдәм автопаркының яңартылуында аеруча мохтаҗ.

«УАЗ»лар авылга китә

Республиканың ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 130 яңа машина сатып алачаклар. Беренче чиратта алар районнарга җибәреләчәк, чөнки нәкъ менә андагы ашыгыч ярдәм автопаркының яңартылуында аеруча мохтаҗ.

Россиянең автомобильләр һәм махсус техника җитештерә торган алдынгы компанияләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка заманча медицина җайланмалары белән җиһазланган ашыгыч ярдәм машиналарын тәкъдим итте. Һәр компания үз машиналарының уңай якларын күрсәтергә тырышты. Беренчедән, ашыгыч ярдәм машиналары барлык юллардан да үтә алырлык булырга тиеш. Икенчедән, машиналарда авырулар өчен барлык уңайлыклар булдырылу шарт. Президент, тәкъдим ителгән «Volkswagen», «УАЗ» һәм «Ford Transit» машиналарының һәркайсын карап чыкканнан соң, авылларда йөрү өчен «УАЗ», ә шәһәрдә «Ford Transit» машиналары уңайлы булачак, дип, үз фикерен җиткерде. Чыннан да, ашыгыч ярдәм машиналарына, авылларның сикәлтәле юлларын үтеп чыгу өчен, кайвакыт бик азапланырга туры килә. Республикабызның кайбер авылларына бөтенләй дә кереп булмый бит. Инде күп еллар ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче Николай Абрамов та, ашыгыч ярдәм машинасы бөтен юллардан да йөри алырлык булсын ул, ди.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның әйтүе буенча, республикабызда көн саен 380гә якын ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Алар һәркөнне йөзләгән километр юл уза. Шуңа ашыгыч ярдәм машиналарын 2-3 ел саен яңартып торырга кирәк.
Республиканың ашыгыч медицина автопаркын яңартырга бюджеттан 220 млн сум акча бүленеп бирелгән. Алга таба исә «Ford Transit» машиналарын Алабуга шәһәрендә дә җитештерергә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading