16+

Укучылар төзүчене ярата, ә язучылар?

Култыгына китап кыстырып урам буйлап баручы яшьтәшемне күреп: «Әллә син дә китапханәгә йөри, китап укый башладың?» - дигәнемне сизмичә дә калдым. Бергә үстек, балачактан китап белән дуслыгы булмавы хәтердә калган. «Әй, малай җаным, - ди авылдашым, үзенең бер яңа дөнья ачканына куангандай, - әллә нишләтте бу Зифа Кадыйрова дигәннәре, китап...

Укучылар төзүчене ярата, ә язучылар?

Култыгына китап кыстырып урам буйлап баручы яшьтәшемне күреп: «Әллә син дә китапханәгә йөри, китап укый башладың?» - дигәнемне сизмичә дә калдым. Бергә үстек, балачактан китап белән дуслыгы булмавы хәтердә калган. «Әй, малай җаным, - ди авылдашым, үзенең бер яңа дөнья ачканына куангандай, - әллә нишләтте бу Зифа Кадыйрова дигәннәре, китап...

Әлеге фикерләр Зифа Кадыйрова турында ишеткәннәремнең бер тамчысы гына. «Кеше хәзер китап укымый», - дигән сүз соңгы елларда мең сыныкка бер сылтау иде, ә халыкны күр, ни сөйли. Ишетеп беләм, тик танып белмим, дип, нәкъ менә әлеге очракта әйтә торганнардыр. «Ел китабы» бәйгесендә «Сагынырсың, мин булмам» җыентыгы белән икенче урын алган Зифа Кадыйрованы гади халык яратып кабул итте, китапларын кулдан кулга йөртеп укый, ә менә әдәбият, сәнгать даирәсендәгеләр исә аны язучы дип атарга әле бик ашыкмыйлар кебек. Хәер, Зифа Кадыйрова үзе дә әлеге исемне алырга атлыгып тормый, эш исемдәмени, җисемдә бит...
- Мин язучы булам, китап бастырам дигән максат куеп эш башлаган кеше түгел. Язмыш сынаулары, җанымның бәргәләнүе, чарасызлык кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Бу иң беренче чиратта күңелнең бушанасы килүе иде. Йокысызлыктан интегеп, өстәл артына килеп утырган идем, бер төн эчендә 30 бит яздым. Таң атканда шундый кичерештә идем, әйтерсең лә кулъязмамдагы героем Сөмбелнең кулыннан җитәкләп барам һәм аның язмышы минем кулда, шуңа язмамны да дәвам итәргә, аны яшәтергә тиешмен.
- Иртән күңелдәге Сөмбелне «җитәкләп» эшкә киттегез алайса?
- Әйе. Эшем минем саф һавада, иркендә, күңелне аерым кысаларга биклисе юк. Без урамда чокыр казыйбыз, кабель салабыз, күмәбез, кыскасы, төзелеш оешмасында электромонтажчы булып эшлим.
- Бу хезмәт хатын-кыз өчен бик ят түгелме соң?
- Хатын-кызларның җилкәсе киң: язмыш сынавымы, авыр хезмәтме - барысын да күтәрә ала. Бригадабызда бары тик ир-егетләр генә, алар «үз телләрендә» аралашуга күчсәләр, читкәрәк китеп эшлим һәм шул ук вакытта геройларым белән сөйләшүемне дә дәвам итәм. Аларның һәркайсының язмышы минем йөрәгем аша үтә, кайчакта елап, үксеп бетәм. Кичкә уй-кичерешләр кәгазь битенә төшә. Шулай итеп, 540 биттән торган кулъязма барлыкка килде. Укырга дип бер танышым сорап алды, икенчесе... Аяк киеменнән бушаган тартмага салынган килеш, кулдан кулга йөртә башладылар. Шул ук укучыларым якташыбыз Фәүзия Бәйрәмовага барып карарга киңәш бирделәр. Минем өчен болар барысы да чит, ят нәрсәләр иде. Фәүзия Бәйрәмова: «Болай итеп йөртмә, язмаларың югалыр, үз укучыңны табарсың дип уйлыйм, китап итеп бастыр», - дип киңәшен бирде. Менә шуннан соң гына китап бастыру турында кызыксына башладым.
- Һәм көннәрдән бер көнне китап авторы булып йокыдан уяндыгыз.
- Беренче китабымны бик куркып, уңайсызланып кына, туган көнемә үземә бүләк ясау ниятеннән 100 данә генә бастырдым. Бу 2008 елның ахыры иде. Ни гаҗәп, ул бик тиз таралып бетте. Телефон номерларымны эзләп табып шалтырата, яңадан китап чыгаруымны сорый башладылар. Яшьләр арасында китап бүләк итү бик нык таралган икән. Узган ел Гашыйклар көнендә китапларны җиткереп һәм җибәреп өлгереп булмады. Аннан соң яңадан басмага бирдем. Китабыгыз бик зур, кадерле бүләк булды дигән хатларны бик еш алам, гомумән, кешеләр арасында бер-берсенә китап бүләк итү гадәте саклана.
- Китап укучыларның мәхәббәтен шулай тиз арада яулап алуыгызны үзегез ни белән аңлатасыз?
- Китапларымда артык фәлсәфә кормыйм, үзем аңламаганны башкаларга аңлата алырмын дип уйламыйм. Табигать күренешләрен сурәтләү белән дә мавыкмыйм. Минем уйлавымча, әсәр икенче юлыннан ук кызыксындырып алып кереп китәргә тиеш. Китаптагы язмышларның, вакыйгаларның бик күбесе тормыштан алынган. Үзем дә шул кешеләр арасында яшим, эшлим, бәлки шуңа күрә алар мине үз иткәннәрдер.
- Язучылар белән аралашасызмы?
- Фоат Садриев, Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит Бәшәр белән сөйләшеп торам. Үзебезнең якташларыбыз, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүчеләр белән «Ләйсән» түгәрәгендә фикерләшәбез, аралашабыз. Ә Казанда яшәүче язучылар белән очрашканым юк. «Мине Язучылар берлегенә кабул итегез», - дип йөрүне дә кирәк дип санамыйм, иң мөһиме - яраткан үз укучыларым бар. Гаепләргә теләгән кешеләргә исә минем язу стилендә, җөмлә төзелешләрендә хата-кимчелекләр җитәрлектер, әйткәнемчә, махсус белемем юк. Кулыма каләмне дә бик соң алдым. Шулай да мин язганда сызып-бозып утырмыйм, ул үзеннән-үзе агыла да агыла.
- Ә үзегез китап укырга яратасызмы?
- Әйе, дип мактана алмыйм, моңарчы әдәбият дөньясыннан ерак идем.
- Бүген инде Сез язучымы, төзүчеме?
- Күптән түгел бер төркем укытучылар минем белән очрашуга дип фатирыма килгәннәр иде. Миңа калса, алар язучы урынына төзүче күреп киткәннәрдер. Гомерең буе төзүче булып эшләп, кинәт кенә язучы булып булмыйдыр инде ул. Шулай да очрашуларда бик еш булам. Әле бер көнне генә санап утырган идем, ике елдан артык вакыт эчендә утызлап очрашу узган. Аларны китапханәчеләр, китап сату белән шөгыльләнә торган эшмәкәрләр оештыра. Мин төрләнә белмим, халык та мине ничек бар - шулай кабул итә, сөйләшәбез, аралашабыз. Яңа ел алдыннан гына Оренбургта булдык. Анда нәшер ителә торган «Яңа вакыт» газетасында ике повестем басылып чыкты. Башкортстанда да мине газета битләрендә басылган әсәрләрем аша беләләр. Республикадан читтә яшәүчеләрнең үтенече буенча китапларымны посылка итеп тә салам.
- Без төзүче, язучы Зифа Кадыйрова белән таныштык, инде Сезне гап-гади хатын-кыз буларак та якыннанрак белик.
- Тумышым белән Уфа ягыннан. Безнең якларда табигать бик матур: урманнар, таулар, елгалар... Матурлык күреп, шул матурлык дөньясында үсү дә тәэсир итмичә калмагандыр дип уйлыйм. Яшьлек елларым Татарстанга китерде, Мөслим районы егетенә тормышка чыктым. Бер кыз, бер ул үстердек, алар икесе дә инде буй җиткән. Һәркемнең үз өлешенә тигән көмеше, миндә дә сөенеч-шатлыклар да, борчу-мәшәкатьләр дә җитәрлек булды.
- Хатын-кыз хыялларсыз яшәмидер...
- Бүгенге көндә китапларымны рус теленә тәрҗемә итеп бастыру турында хыялланам. Тәрҗемә итеп бирүчеләр дә бар, ләкин мин теләгәнчә түгел. Сүз дә юк, бу - зур җаваплылык сорый торган эш, укучылар арасында яклау тапмавы да бик мөмкин, шулай да, ә нигә тырышып карамаска дигән фикер көчлерәк. Яңа китапларга килгәндә, Алла боерса, алар булыр, каләмемне куйганым юк, тик хәзергә ашыгырга теләмим.
Узган ел, Зифа Кадыйрова «Ел китабы-2011» бәйгесендә икенче урын алганнан соң, без аның турында газетабыз битләрендә язып чыккан идек инде. Ул вакытта мин аны күпмедер дәрәҗәдә «Гарри Поттер» китабының авторы Джоан Ролинг белән дә чагыштырган идем. Сүз дә юк, 64 телгә тәрҗемә ителеп, 325 миллионнан артык данәдә нәшер ителгән китап авторын Зифа Кадыйрова белән бер рәткә куярга җыенмыйм. Шулай да алар арасында уртаклык бар. Икесе дә чарасызлыктан гына кулларына каләм алып, очраклы рәвештә генә язучы булып китәләр. Китапларын рекламалауны, халык арасында күпләп таратуны да шарт итеп куймыйлар. Зифа Кадыйрованың китапларын да халык үзе телдән телгә, кулдан кулга йөртеп таратты. Китапханәләрдәге чиратны әйтмим, аның китапларын сатып алу өчен табу да бик җиңелләрдән түгел. Бәясе чагыштырмача кыйммәт кебек тоелса да, Зифа Кадыйрова китаплары кибет киштәсендә ятмый. Язманы әзерләгәндә Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларына, шагыйрьләргә шалтыратып, аларның автор һәм китап турында фикерләрен белергә теләгән идем. Яшермим, уңай сүз көтмәдем, азмы-күпме фикерләрен ишеткәләргә туры килгән иде. Шулай да: «Юк, укымадым һәм аның турында ниндидер фикер әйтеп торуны да кирәк санамыйм», - дигән сүзләр гаҗәпкә калдырды. Үзең әдәбият дөньясында кайнап, халык арасында шул тиклем кызыксыну уяткан китапны укып карама инде. Язучыларыбызга Зифа Кадыйрованы югары өлге итеп куярга җыенуым түгел, меңләгән милләттәшләребез арасында яклау тапкан китап турында гына соравым иде. Авыл агасына Оскар Уайльдны укыдыңмы, дип сүз катуым түгел ләбаса (саный китсәң, аны укыганнар авыл җирлегендә, бәлки, күбрәктәдер әле). Кайчандыр китапханәдә эшләгән кеше буларак, мин Зифа Кадыйровага кешеләрне китапханәгә китергәне, китапка карата кызыксындыру уята алганы өчен чиксез рәхмәтлемен.

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА, журналист:
- Зифа Кадыйрова дигән язучының өч китабын да укыдым. «Үкенерсең, мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы»... Мин бу китапларның өчесеннән дә зур сабак алдым дисәм дә була. Әмма икенчесе - «Көтеп узган гомер» дигәне... Аны уку үзе бер тарих булды бугай инде - бер битне укып бетереп булмый, китапны читкә алып куеп, тынычланып килергә кирәк. Ансыз булмый - яшь аркасында юллар бер-берсе өстенә өелә. Китаптагы кебек тарихларны, рак авыруыннан якты дөнья белән хушлашканнарны ишеткән генә түгел, күргән дә бар юкса. Ә менә Зифа Кадыйрова кебек шуны тасвирлап, йөрәкне яланкул эләктереп алганнарына тап кына була алган юк иде. Мин аны төгәл генә нәрсә белән булса да чагыштыра да алмыйм, әмма күз алдында шартлап яшен яшьнәү, күкрәү тавышы астында меңьеллык агач кәүсәсенең үзәгенә ут кабу димме... Йөрәкнең табигый мөмкинлекләренең чигендә тугарылуы, кискен ташкыннан соң бушанып, чистарынып калуы гына түгел. Түгел! Кабат уяна алу да әле ул. Бер көн эчендә укылган китаптан соң күтәрелеп кара син дөньяга! Син иске кабыгын салган җан иясе кебек яңадан һәр күзәнәгең белән тирә-ягыңдагы мохиткә ияләшә башлыйсың. Хата-ялгышларыңа да башка күздән карыйсың, Аллаһы Тәгалә бүген сиңа биргән һәр нәрсәгә шөкер итәргә кирәклеген тоясың, оялып куясың. Чистарынасың.
Һәр китабына бәя бирергә алынмасам да, минем күзлектән, «Көтеп узган гомер» - Зифа ханым иҗатының бүгенге көне өчен кульминация ноктасы. Калган ике китабын да бер сулышта укып чыктым, һәм авторның рухи агарту көч-кодрәтенә ия икәненә инандым. Китапларын язып кына торсын, санын ишәйтсен дип телисем килми, әнә шул каләменең җан дәвалау сыйфатын югалтмасын, диясем килә.


Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы:
- Зур әдәби мәктәбе булмаса да, интрига, укучыларны тота алырлык борылышлар ясый белә. Елый-елый укыганнарын беләм, үз күзләрем белән күрдем. Ләкин әле, әлбәттә, үсәсе бар. Мин аңа сокланам һәм уңышлар телим. Ул - гади укучылар өчен бик зур ачыш. Аларның гамен, борчуын, омтылышын, хыялларын язганга якын, укучыларга тормыш серләрен ача. Соңгы вакытта хатын-кыз образын тудыручы язучылар юк иде, аның әсәрләре бу бушлыкны да тутыра. Без аңа ярдәм итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading