Шәһри Казан

Укытучы, булма син үги әни!

Минем кебек укытучылардан «уңганнар» бардырмы, юктырмы, белмим, әмма үземнең шундый булуым белән бәхетле. Чөнки әни - укытучы, алар туганнар арасында да шактый, дусларның яртысыннан артыгы шулай ук мөгаллим, танышларның туксан проценты, ә үзем - булмый калган укытучы.

Тәпи йөри башлаганнан бирле мәктәп юлын таптагангадырмы, ул минем икенче өем булды дисәм дә, дөреслеккә хилафлык килмәс. Әнинең, дәрес планнары төзеп, төне буе утырулары, безгә бирәсе игътибарын башкаларга өләшүе кайчак эчне пошыра иде. Эш, класстан, өйдән тыш эшләр - без боларның барысын да аңлап бетермәсәк тә, чамалый идек: әни беркайчан да тик тормаска тиеш, шуңа да ул - укытучы. Кайчак аның укытучы булуына ачуым да килә иде. Чөнки укытучы баласын мәктәп укучылары бик өнәп бетерми, тырышып алган билгеңне дә, бары яклап куелган, дип, сыйныфташлар синнән читләшәләр. Әниемне: «Ник башка һөнәр сайламадың?» - дип аптыратканымны, башкаларга ошыйм, дип, эшлисе килмәгән гамәлләр кылып, әниемне кыен хәлләрдә калдырганнарымны исемә төшерәм дә оялып куям. Кая барса да, күчтәнәч урынына бер кочак китап күтәреп кайткан әниемнең укытучылыгы дөньяга башкача карарга өйрәткән түгелме соң үземне?! Рәхмәт әйтәсе урында, башкалар фикере турында уйланып, әнинең башын катырганчы, тагын да тырышыбрак кына укыйсы калган югыйсә...
Кайчак башка: «Миннән дә ярыйсы гына укытучы чыккан булыр иде», - дигән уйлар килә. Чөнки мине укытучылыкка өйрәтәсе юк: ул минем канымда, яшәү рәвешемдә - үз һөнәре белән «агуланган» әниебез янында аның белән «агуланмый» калу мөмкин түгел иде. Тик укытучы булмавымда нәкъ менә укытучыларның сәбәпче булуы да күңелне тырный.
«Укытучы булмыйм», - дия-дия, югары белемне дә болай гына, диплом өчен генә алырга хыялланган башсыз кызыйның, уку ахырына таба: «Мин укытучы булачакмын!» - дип яши башлавы олы ихтирамга лаек мөгаллимнәрнең эш нәтиҗәсе булгандыр. Тик диплом яклау алдыннан гына үзе безгә бер дәрес тә күрсәтмәгән кызыл иренле укытучы ханымның, кемгәдер - ошаганы, кемгәдер ошамаганы өчен генә билге тезеп чыгуы гайрәтне чигерде. Кулга кергән дипломның нәкъ менә зәңгәр тышлы булуы мин эшкә урнашырга теләгән мәктәп директорына да ошамады. Аның: «Нигә дипломың кызыл түгел?» - дигән соравына мин ни дип җавап биргәнмендер, хәтерләмим дә инде. Тик менә шул сорау һәм кызыл иренле ханымның гаделсезлеге минем тормышны үзгәртте дә куйды.
Яратам, хөрмәт итәм мин укытучыларның чын, гадел булганнарын. Мәктәптән алып бүгенгәчә күпме укытучы белем биргәнен санасаң, очына чыга алмассың! Һәрберсе күңелгә якын, әйтерсең лә әни. Әйе, башкача түгел, нәкъ менә әни кебек бит алар! Тик арада үги әни сыманнары да юк түгел шул... Шулай да әни кебекләре күбрәк булсын иде. Аларның һәммәсенә дә бәйрәмнәре белән котлап: «Укытучы, бул син әни, булма син үги әни!» - дип әйтәсе килә...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    68
    0
    0
Ночной режим