16+

Универсиада авылына тиңнәр юк

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында катнашучы спортчыларны үзендә сыендырачак Универсиада авылының рәсми ачылышы тантанасы узды.

Универсиада авылына тиңнәр юк

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында катнашучы спортчыларны үзендә сыендырачак Универсиада авылының рәсми ачылышы тантанасы узды.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Виталий Мутко, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
ФИСУ президенты Клод-Луи Гальен: «Универсиада ул ике атналык ярышлар гына түгел, ул, ким дигәндә, 6 еллык тыгыз киеренке эш дәвере. Шушы әзерлек чорында без бер-беребезне бик яхшы аңларга өйрәндек, Казанны бик нык яратырга өлгердек», - дип белдерде. Мәртәбәле кунаклар биредә Универсиада музее белән дә таныштылар. «Универсиадалар тарихында тәүге тапкыр Универсиада музеен ачу искиткеч уңышлы идея. Анда кунаклар еш керәчәгенә шигем юк, - дип белдерде Виталий Мутко.
«Казанны, татарстанлылар өчен генә түгел, россиялеләр һәм башка ил вәкилләре өчен дә игътибарны җәлеп итәрдәй итеп үзгәртергә тырыштык. Казанга бөтен дөньядан яшьләрнең килеп, белем алып, эшләүләрен телибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Универсиада авылы хуҗасы Фәрит Абдулганиев исә, кунакларны кабул итеп, ярышлар дәвамында авылның спортчылар өчен уңайлы, күңелгә ятышлы булуын теләде.
елның 10 июлендә төзелә башлаган Универсиада авылы чын мәгънәсендә грандиоз проект булды. Авылда 28 йорт сафка бастырылган. Универсиада авылы барлыгы 14 мең 500 кешене сыйдыра. Биредә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы да югары дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк, спортчыларның иминлеген РФ Эчке эшләр министрлыгының 338 хезмәткәре, шәхси сак предприятиеләренең 103 вәкиле кайгырта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading