16+

Универсиада маршрутларындагы 374 йорт төзекләндерелде

Универсиада маршрутларындагы күпфатирлы йортларның диварларын акшарлаган, фатирларга һәм балконнарга яңа пластик тәрәзәләр куйган өчен казанлылардан аерым түләү алынмаячак.

Универсиада маршрутларындагы 374 йорт төзекләндерелде

Универсиада маршрутларындагы күпфатирлы йортларның диварларын акшарлаган, фатирларга һәм балконнарга яңа пластик тәрәзәләр куйган өчен казанлылардан аерым түләү алынмаячак.

«Бу эшләр федераль бюджеттан күчерелгән 3 миллиард сум чыганаклар хисабына башкарылды», - диде шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Ике ел эчендә 58 подрядчы оешма күпфатирлы 374 йортны төзекләндерде. 346 йортның дивары, 181 йортның түбәсе яңартылды. «Подъездлардагы тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылды. Нәтиҗәдә йорттагы җылылык яхшырак сакланачак, гомум- йорт чыгымнары түләүләре кими төшәчәк», - ди Искәндәр Гыйниятуллин.
Төзекләндерелгән тораклардан 30 йорт мәдәни мирас корылмасы санала. Мәсәлән, Кави Нәҗми ур., 24/20 адресы буенча заманында режиссер һәм актер Василий Качалов, ә Карл Маркс ур., 23/6 адресы буенча эвакуация вакытында дирижер Натан Рахлин яшәгән. Карл Маркс урамындагы 39 нчы йорт профессор-табиб Зедерштед исеме белән бәйле. Кремль урамындагы 23 нче, 25 нче, 27 нче, шулай ук Карл Маркс урамындагы 23 нче, 13 нче һәм 39 нчы йортларның өлешчә ватылган архитектура бизәкләре кабаттан торгызылды. Татарстан бюджетыннан күчерелгән 177 миллион сумга 25 административ бина һәм социаль учреждение диварлары «яңа күлмәк» киде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading