16+

Универсиада турында «Спорт» радиосыннан тыңлагыз

Универсиадага бер көн кала Казанда Камал театры каршында Дима Билан, Юлия Савичева, Салават Фәтхетдинов кебек танылган эстрада артистлары, «Большие танцы» телепроекты җиңүчеләре, шулай ук дүрт мәртәбә олимпия чемпионы Алексей Немов, бокс буенча дөнья чемпионы Наталья Рогозина, гимнаст, ике тапкыр олимпия чемпионы Любовь Бурда (Андрианова) кебек шәхесләр катнашында зур бәйрәм чарасы...

Спортчылар, Казанда 91,9 FM ешлыгында эшләгән «Спорт» радиосының филиалы ачылу тантанасы уңаеннан, тамашачы белән бергә, олимпия зарядкасы ясады. Соңрак чарага Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушылып, Алексей Немов, «Спорт» радиосының Директорлар советы Рәисе Михаил Федяев белән берлектә, «Спорт» радиосының Казан филиалын махсус төймәгә басып «эшләтеп» җибәрде һәм Универсиада дәвамында театр каршындагы мәйданга көйләнгән күчмә радиостудиядә беренче интервьюны бирде. «Спорт ул һәрвакыт позитив мәгълүмат!» - диде республика җитәкчесе. Михаил Федяев исә, Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәтен белдереп, Иске Чүпрәледә хоккей тартмасы булдырыр өчен, 500 мең сумлык сертификат тапшырды.
Икенче көнне ТР Министрлар Кабинетында да «Спорт» радиосының ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда радионың Попечительләр советы әгъзасы, Россия буенча Олимпия комитеты Президенты Александр Журов, Дәүләт Думасы депутатлары, элеккеге спортчылар Марат Сафин һәм Николай Валуев, «Спорт» радиосының тапшырулар директоры Михаил Захаров һ.б. катнашты.
«Спорт» радиосы 2006 елның июнендә эшли башлый. Узган ел «Европа медиатөркемнәре» исемлегенә керә. Казан - «Спорт» радиосы үтеп кергән сигезенче шәһәр. Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарына «Спорт» радиосы Россиянең 45 шәһәрен һәм 40 миллионлык аудиторияне яулап алырга җыена. Бу проект өчен 1 миллиард сум инвестиция кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading