16+

Универсиада төзекләндерүгә тоткарлык түгел

Казанда быел күпфатирлы 154 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Бу эшләр өчен 1,3 миллиард сум акча билгеләнгән.

Универсиада төзекләндерүгә тоткарлык түгел

Казанда быел күпфатирлы 154 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Бу эшләр өчен 1,3 миллиард сум акча билгеләнгән.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, 78 йортта түбә алмаштырылачак, 83 фасад төзекләндереләчәк, 90 йортта җылылык челтәре яңартылачак, 107 яңа лифт куелачак. «Универсиадага әзерлек кысаларында, ике елда 347 йортның фасады төзекләндерелде, пластик тәрәзәләр урнаштырылды. Болар өчен казанлылардан акча түләттерелми. Универсиада маршрутындагы торак йортларның фасадын төзекләндерүгә Россия хөкүмәте федераль бюджеттан 3 миллиард сум акча күчерде», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Казан тулысынча спорт шаукымына чумган кебек тоелса да, капиталь ремонт исемлегенә кертелгән йортларны төзекләндерү эшләре дә кызу бара. Моны Яңа Савин районының «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенә караган Ибраһимов проспектындагы 59 нчы йорт мисалында да ачык күрергә мөмкин.
- Йортның диварын, җылы һәм салкын су челтәрләрен эшләп чыктык, түбәне яңарту тәмамланып килә. Хәзер егетләр җылылык челтәрен һәм канализацияне алмаштыру белән мәшгуль. Бу йортта барлык эшләрне 15 августка тәмамлау бурычы йөкләнде, - диде «Ремонтсервис+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең прорабы Равил Шәңгәрәев.
Шушы йортта яшәүче Кафия апа Әгълиуллина: «Моның кадәр эшләрне үзең генә башкару бик кыйммәткә төшәр иде. Җитәкчелеккә, эшчеләргә рәхмәт! Исән-сау эшләп бетерергә язсын, нәтиҗәсе куанычлы булсын иде инде», - дип, теләкләрен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading