Шәһри Казан

Универсиада зыян китермәде

Татарстан Президенты карары нигезендә, Казанда быел тагын 5 урам юлына капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Димәк, Универсиададан соң республиканың, Казанның төзелешләргә бер тиен дә акчасы калмагандыр инде, дип шикләнүләр урынсыз.

Реклама

Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, эшләр Мәүлетов, Габишев, Дубравная, Ломжа һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында башкарылачак. «Барлыгы 120 мең квадрат метр юл өслеге һәм тротуар яңартылачак. Габишев һәм Дубравная урамнарында эшкә керешелде инде», - диде Игорь Куляжев.
Казан территориясенә керүче 10 бистәдә дә юллар һәм тротуарлар төзекләндереләчәк. Северный бистәсендәге - Моисеев, Армавир, Верхоянск, Отары һәм Салмачы бистәләрендәге - Үзәк, Игумново бистәсендәге - Боевая, Әке бистәсендәге - Аркылы Нокса, Шоссе һәм Утренняя урамнарына, шулай ук Яңа Сосновка бистәсендәге Старательный тыкрыгына чират җитте. Әлеге чараларга шәһәр бюджетыннан 50 миллион сум билгеләнгән. Болардан тыш, Салмачы, Борисоглебское, Коры Елга, Щербаковка, Алтан, Петровский, Аракчино, Вознесенское, Кече Клыки һәм Константиновка бистәләрендә 13 урам юлын төзекләндерүгә шәһәр бюджетыннан өстәмә акча күчерү мәсьәләсе өйрәнелә.
Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанда узган ел 1,4 миллион квадрат метр урам юлы төзекләндерелде. Татарстан Президенты теләктәшлеге белән быел гына да башкаладагы 63 урам юлы яңартылды, моның өчен республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум тотылды. Юлларны төзекләндерү белән беррәттән, урам чатларына сукырлар өчен сиземләү плитәләре җәелде, юл буйларына коймалар куелды. Игорь Куляжев Казанда юл төзү-төзекләндерү эшләрен республиканың 8 подряд оешмасы үтәп чыкканын һәм сыйфатка нык игътибар биргәнлекләрен мактап телгә алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: