16+

Универсиадага 487 көн калды

Тарихи халыкара спорт вакыйгасына якынлашканнан-якынлаша барабыз. 2013 елда Казанда узачак студентларның XXVII Халыкара җәйге Универсиадасыннан безне 22 февральдә нәкъ 500 көн аерып тора иде.

Универсиадага 487 көн калды

Тарихи халыкара спорт вакыйгасына якынлашканнан-якынлаша барабыз. 2013 елда Казанда узачак студентларның XXVII Халыкара җәйге Универсиадасыннан безне 22 февральдә нәкъ 500 көн аерып тора иде.


«Универсиадага кадәр 500 көн» исәбе башлану уңаеннан Министрлар Кабинетында брифинг оештырылды. «Казан-2013» башкарма дирекциясе» генераль директоры Владимир Леонов яңалыклар белән уртаклашты.

Виза һәм таможня
Россия Федерациясе Президенты Универсиадада катнашучыларның илгә визасыз тәртиптә керә алачаклары турындагы Указга кул куйды. Универсиада чорында таможня таләп-кагыйдәләрен гадиләштереп тору тәкъдимнәре дә өйрәнелә.

Спорт көндәлеге
Уеннарның ярыш һәм күнегүләр программасы проекты әзерләнгән. «Баскет-холл»да ир-атлар арасында баскетбол буенча Универсиаданың «финал матчы» үткәреп каралды. Универсиада спорт биналарының һәркайсында тест, ягъни ияләшү-күнекмә ярышлары үткәреп чыгылачак. Мәсәлән, «Буревестник» бассейны яшьләр җыелма командаларының, ә Казан теннис академиясе «Ельцин кубогы» халыкара турнирларын кабул итәчәк. Казанда август-сентябрь айларында студентларның берьюлы өч халыкара чемпионаты узачак. Болар: байдаркада һәм каноэда ишү, академик ишү һәм ату буенча ярышлар. Башкалабызда Спортның ишү төрләре үзәге һәм Ату комплексы төзелү халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр оештыру мөмкинлеге бирде. АКШ, Канада, Бөекбритания, Чехия, Сербия, Финляндия, Чили, Молдова, Монголия һәм башка илләрнең спортчылары Казанда Универсиада спорт корылмаларында тест ярышларында катнашырга теләк белдергән инде.

Транспорт
Универсиадада катнашучыларны йөртү өчен, FISU таләпләренә туры китерелеп, 132 маршрут билгеләнгән. Спортчыларга һәм кунакларга 525 автобус, 1 меңнән артык җиңел автомобиль, 3500 шофер хезмәт күрсәтәчәк. Универсиада ярышларын карарга җәмәгать транспортында бару уңайлырак булачак, чөнки, иминлек максатларында, спорт биналары янына автомобильләр кертелмәячәк.

Волонтерлык хәрәкәте
Россиянең һәм Татарстанның 44 вузында волонтерлар үзәге актив эшчәнлек алып бара, алар волонтерлар туплау белән дә шөгыльләнә. Универсиаданың төп волонтерлары Татарстан студентлары һәм укучылары булыр дип ниятләнелә. Мәктәпләрдә гыйнвар аеннан гамәлгә ашырылучы «Команда-2013» конкурслары аша 3 мең волонтер сайлап алыначак. 40 илдән 9 мең 145 кеше Универсиадада волонтер сыйфатында катнашырга online-заявка җибәргән. Казанда 29 февральдә Россиянең һәм Татарстанның волонтерлык үзәкләреннән 9 мең волонтер катнашында Бөтенроссия форумы узды.
Март аенда Универсиада волонтерларын туплау рекрут кампаниясе старт алачак. Казан мэриясе ярдәмендә, рекрут үзәкләренең берсе «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасына урнашачак. Волонтерлар «English 4U», ә Универсиада авылы хезмәткәрләре «English 4U Uillage» проектлары кысаларында инглиз теленә өйрәтелә. Актив егетләр һәм кызлар Сочида узачак Олимпия уеннарының тест-күнекмә ярышларында, Якутиядә «Дети Азии» халыкара спорт бәйгесендә, Лондонда Олимпия уеннарында һәм киләсе көздә Владивостокта булачак АТЭС саммитында стажировка үтәчәкләр.

Маркетинг программасы
Россиянең һәм чит илләрнең 250 компаниясе Казан Универсиадасының иганәчесе булуы ихтимал. «Мегафон», «Ак Барс» банк, PricewaterhouseCoopers компанияләре белән хезмәттәшлек килешүләре төзелгән инде. Универсиада символлы сувенирлар, кием-салым, савыт-саба, ашамлыклар, косметика продукциясе, җиһазлар һәм спорт әйберләре җитештерү, лотереяләр уйнату буенча «Хохломская роспись», «Парли», «Булочно-кондитерский комбинат», «Серхио Рамош Групп», «РусСпортФинанс», «Гослото» җәмгыятьләре һәм тагын 23 компания белән лицензияле килешү кабул ителгән.

Билетсыз кала күрмә
Универсиада уеннарына чакыру билетлары булмаячак, түләүле 700 мең билет әзерләнә. «Без моны Казанда 2015 елда узачак спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елга билгеләнгән Футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчларын күзаллап шулай эшләдек. Тамашачыларны трибуналарга «куалап» тутыру гамәленнән баш тарттык. Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүчеләрдә спорт чараларына үз ихтыярлары белән килү культурасы тәрбияләргә кирәк», - диде Владимир Леонов.
Спорт корылмаларындагы киоскларда әйбер сатып алганда чиратлар хасил булмасын өчен, PayPass контактсыз түләү тәртибе (пластик карта) кулланылачак.
Билетлар башта Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарына, соңрак спорт ярышларына сатылачак. Билетларга бәя һәр өч ай саен күтәреләчәк. Мәсәлән, быелның 6 июлендә 500 сум торган билет өчен 2013 елда инде кимендә 1500 сум түләргә туры киләчәк. Спорт ярышларына иң арзан билет - 100 сум, ә Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына иң кыйммәтле билет 5 мең сум булачак. Быелның 6 июленнән билетлар сату башлангач, билет алу һәм куллану мәсьәләсендәге сорауларны 8-800-550-2013 телефоны аша Универсиаданың «колл-центр» мәгълүмат хезмәтеннән ачыклау мөмкинлеге тудырыла.

Биналар сафка баса
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының бүлек җитәкчесе Лилия Сафиуллина сөйләгәнчә, Универсиадада 60 спорт корылмасы файдаланылачак. 30 корылма - яңа төзелеш, аларның 25е инде әзер. Яңа Савин районында төзелә торган 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы 2012 елның декабренә тапшырылырга тиеш. «Казан» халыкара аэропортын төзекләндерүне июль аена тәмамлау бурычы йөкләнгән.

Артистлар… һәм ризыклар
Владимир Леонов әйткәнчә, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары программасы сер булып саклана. Программаларда Татарстанда, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче татар артистлары да катнашачак. Спортчыларга һәм туристларга экологик чиста ашамлыклар гына тәкъдим ителәчәк. Европа-Азия кухнясыннан тыш, татар халык ашлары зур урынны алып торачак.

Универсиадага билетлар рәсми рәвештә 2012 елның 6 июленнән сатыла башлаячак.
Казан Универсиадасы символлы продукция сәүдә челтәренә 6 июльдән чыгарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading