16+

Универсиадага йортлар бизәнә

Казанда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына кадәр 240 йортның дивары һәм түбәсе төзекләндереләчәк.

Универсиадага йортлар бизәнә

Казанда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына кадәр 240 йортның дивары һәм түбәсе төзекләндереләчәк.

«Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» программасы кысаларында әле тагын 202 торак йортка капиталь ремонт үткәрелә.
Мэриядә булган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, Универсиада маршрутына керүче урамнардагы күпкатлы йортларның түбәләре комплекслы яңартылачак. Таләп ителгән очракта балконнар да төзекләндереләчәк, подъездлардагы тәрәзәләр алмаштырылачак. Хәзер 51 подрядчы оешма йорт диварларын тәртипкә китерү белән мәшгуль.
Мэр Илсур Метшин: «Диварларны буяганда һәр йортка игътибар белән карарга кирәк. Чамадан тыш чуар төсләр кулланылмасын. Ачык төсләр тиешле булган очракта һәм урында гына отышлы», - диде.
Павлюхин, Эсперанто, Вишневский урамнарында эшләрнең барышын караганда, мэр кайбер кимчелекләргә юлыккан. Илсур Метшин: «Һава торышы киң колачта эшләү мөмкинлеге бирә. Универсиадага кадәр әле күп эшләр башкарырга кирәк. Шунлыктан графикларны саклау өчен тырышлык гаять мөһим», - дип искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading