16+

Урамда кино карап, җиңүчеләрне билгелиләр

Казанда, хәбәр иткәнебезчә, паркларда һәм скверларда бушлай фильмнар күрсәтелә. Бу мәдәни чара сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Урамда кино карап, җиңүчеләрне билгелиләр

Казанда, хәбәр иткәнебезчә, паркларда һәм скверларда бушлай фильмнар күрсәтелә. Бу мәдәни чара сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Кино сәнгатенә кагылышлы тагын бер яңалык. Казанда 21 июльдә III Халыкара урам киносы фестивале уза. Казанлылар, башкала кунаклары һәм туристлар Россиянең яшь режиссерлары төшергән кыска метражлы фильмнарны карап, җиңүчене билгеләячәк. Фестиваль Казандагы үзәк мәйданнарның берсендә узачак. Фонарь, телефон яки тәмәке кабызгыч яндырып, "яктылык" ярдәмендә үзеңә ошаган фильмга тавыш бирәсең. Җиңүче шул рәвешле ачыклана.

Урам киносы фестивале 24 июньнән 4 сентябрьгә кадәр дөньяның 60 илендә бара. Оештыручыларның кино-караваны 300 шәһәр буйлап дөнья тирәли сәяхәткә кузгалган. Кинофильмнарны бер миллион тамашачы карар дип, фаразланыла. Быел фестиваль маршрутына Казан да кертелгән.

Әлеге фестиваль Россиядә һәм чит илләрдә 2014 елдан бирле үткәрелә. Кинофильмнар бушлай ачык һавада күрсәтелә. Җиңүчене жюри түгел, әйткәнебезчә халык билгели. "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фестиваль инде 47 шәһәрне узган, кинофильмнарны 200 мең кеше караган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading