Шәһри Казан

Урамда яшәүче Суфия апа: «ҮЛСӘМ ДӘ, МОННАН КИТМИМ», – ди...

Менә инде ике айлап Суфия апа урамда яши. Аның түшәме чиксез күк, стеналары картон тартмалар, идәне дә, түшәге дә коры җир. Күршеләре китерсә - ашый, китермәсә - су эчеп гомер итә. Яшел Үзән районындагы Олы Карауҗа авылында яшәүче шундый үзенчәлекле әбигә игътибар итми булдыра алмадым.

Ул үзе янына кеше килгәнне бик яратмый икән. Куркамы шунда, уңайсызланамы, ояламы... Сүзгә дә саранрак, диделәр, сорашканны, «кунакка» килүчеләрне бик өнәми. Әби белән уртак телне алай да таптым үзе. Җәйге челләдә Суфия әби кат-кат киенгән: халаты астыннан ике кат калын кофтасы күренеп тора, җирдә оекчан гына йөри, башында бәйләнгән башлык, кояштан бит алмалары, борын очлары купшакланып беткән, кулында үзеннән дә озын юан агач ботагы. «Өй» дигәне үзенә җитәрлек кенә урынны алып тора - ике метр тирәсе аралыкны картон тартмалар белән әйләндереп алган. Әрҗәләрне исә кибеттән ташыган. Бер якта бәйләнгән жилеты, шәле ята. Бишәр литрлы ике шешә белән суы тора, ике майонез банкасындагысы белән юына. Суфия апаның бәдрәфе дә ерак түгел: урам уртасында ук кече йомышын үтәргә дә күп сорамый ул.
Кечкенә генә, ябык кына әби 80 ягына авышкан икән инде. «Ничекләр яшисең болай, Суфия апа, нәрсә ашап торасың? Ярый ла хәзер җиләк-җимеш вакыты», дим, койма буенда кызарып утырган чияләргә ишарәләп. «Аларныкын алмыйм, явызлар алар, ачуланалар. Ашарга кешеләр китерә, рәхмәт. Суга күршегә керәм, минем тәлинкәләрем, кашыкларым да бар, әйбәт яшим, шөкер», - диде Суфия апа.
Суфия Җәләлиева тумышы белән Карауҗа авылыннан. Кечкенәдән әти-әнисенең ярдәмчесе булып үскән. «Бик кечкенә чагымнан йон алганда сарык аякларын тотып торганымны хәтерлим, аннары кырда әтигә булыша идем», - дип искә ала әби. Озак еллар мәктәптә, аннары авыл мәдәният йортында идән юучы булып эшләгән. Әти-әнисез калганнан соң, бертуганнары да еракка китеп урнашкач, нигездә Суфия апа үзе хуҗа булып калган. Авылдашлары сөйләвенчә, газ кермәгән йортка мичкә ягар өчен ул төрле чыбык-чабык, агач ботаклары ташый торган булган. Бәхетсезлегенә, көннәрдән бер көнне, ут чыгып, йорты көлгә әйләнгән. Торыр урыны калмаган ялгыз хатын, инде шактый еллар аралашып йөргән бер ир-атка ияреп, Яшел Үзәнгә китеп барган. Тату гына гаилә булып яшәп ятканда тагын күңелсезлек - бабай үлеп киткән. Суфия апа аның белән язылышырга өлгерми калган, уртак балалары да юк. Ә бабайның беренче хатыныннан туган кызлары фатирны сатарга булалар. Кыскасы, әби урамда кала. Шулчак аны мәрхәмәтле ерак туганнары табып, подъезд төбеннән үзләренә алып кайтканнар. «Ул ирем ягыннан бик ерак туганыбыз. Кызгандык инде үзен. 80 яшенә җиткән карчыкны урамда калдырып булмый бит. Алып кайттык, юындырдык, киендердек. Тик тәртипкә өйрәтә алмадык. Әбиебезнең үз гадәтләре. Гаеп итеп әйтүем түгел инде, ул үзе белән урын өстенә ризык алып керә дә урын җиренә төреп куя. Мине начар сүзләр әйтеп сүгә, кәефе булмаса, көне буе сөйләшмәскә мөмкин. Балаларны яратмый, кунакка гына кайткан кызым белән улымны да куа иде. Инде оекчан гына мал-туар сараена чыгып, шул килеш түргә узгач, ирем түзмәде, кисәтү ясады. Әбиебез исә төенчекләрен төйнәде дә чыкты да китте», - ди Дания Камалиева. Туганнары үгетләп кире дә чакырып караганнар, тик Суфия апаның үз туксаны туксан - кайтмыйм булгач кайтмыйм...
Авылдашлары Суфия апаның мондый хәлгә төшүенә бик кыенсына. Күпләр аны кызгана, кайсы авыл өчен хурлык дип саный. Карауҗалылар сөйләвенчә, үзеннән рәхим-шәфкать өмет итеп булмый аның, гомер буе усал, авыр холыклы. Үзе яхшы булса, туганнары да сыендырган булыр иде аны дип сөйли халык. Аның әйткән нахак сүзләреннән хәтта инфаркт кичерүче, йөрәге авыртып хастаханәдә дәваланучылар да булган. Тик бүген әби мескен хәлдә. Аңа ярдәм итәргә теләгән кешеләр шактый. Кайсы өенә яшәргә чакыра, мунчага дәшүчеләр бар, авыл җирле үзидарәсендә буш йортлар тәкъдим итеп караганнар, ашыгыч ярдәм машинасы да чакырткан булганнар. Тик Суфия апага мондый яшәү рәвеше ошыймы, әллә нәрсәдәндер куркамы, гел бер сүзне кабатлый: «Монда тудым, монда үстем, монда үләм». «Суфия апа, төнлә куркытмыймы соң, этләр, яшьләр йөри бит», - дим. «Юк, тимиләр», - ди ул, банкасындагы суын йотып. «Ә көзгә, кышка нишләргә уйлыйсың, салкыннар башлана бит?» - дим. «Берәр нәрсә уйлыйсы була инде, монда калмам», - ди ул. Яңгырлы көннәрдә Суфия апа янәшәдә туктаган «КамАЗ» машинасы астына кереп ышыклана икән.
«Бәлки картлар йортына барсагыз әйбәтрәк булыр», - дип авызымны гына ачкан идем, «Юк, кирәкми. Бармыйм», - дип кырт кисте ул. Әллә шикләндеме, минем белән дә корырак сөйләшә башлады. Фотога төшерергә дә рөхсәт итмәде.
Суфия Җәләлиеваның мәсьәләсе буенча Олы Карауҗа авылы җирле үзидарәсе башлыгы Марат Шакировка да мөрәҗәгать иттем. «Без бу хакта күптән уйланабыз инде. Хәзер хастаханәләр белән сөйләшүләр алып барыла. Салкыннарга кадәр әбине берәр интернатка урнаштырырга кирәк. Моның өчен медицина тикшерүе булырга тиеш. Ә ул беркая да бармый, аны көчләп тә алып барып булмый. Милиция чакыртып, мәҗбүри җибәрер идек, ул тәртип бозмый, тыныч кына яши бирә. Тиздән бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм», - диде.
Әтисе Гражданнар сугышында катнашкан, кайчандыр дәрәҗәле гаиләдә тәрбияләнгән Суфия апа бүген урамда. Оныкларын кочып, намазларын укып җылы өендә утырасы иде дә бит... Нишләтәсең, бәхетсез картлык... Язмышмы бу, әллә үткәнендә кылган хаталары өчен җәзамы... Картаймыш көндә әнә шулай беркемгә дә кирәкмичә урамда калулардан Алла сакласын...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: