16+

Уйга батма... поезд килә

Татарстанда узган ел 69 кеше поездлар астында калып һәлак булган.

Уйга батма... поезд килә

Татарстанда узган ел 69 кеше поездлар астында калып һәлак булган.

Казанда «Компрессорный» платформасы тирәсе - иң хәвефле урыннарның берсе. Себер трактында көне-төне транспорт агыла. Ярый әле хәрәкәтне көйләүче светофорлар бар. Поездлар исә үз ирекләрендә. «Компрессорный» платформасында шәһәрара маршрутларда йөрүче электричкалар гына тукталыш ясый. Транзит поездлар аеруча куркыныч: алар ничек югары тизлектә килсәләр, шулай узып та китәләр. Бу участокта узган ел 9 кеше поездга тапталып үлде. Фаҗигале исемлектә әлегә (!) соңгы кеше - Казан ветеринария академиясе доценты. Хезмәттәшләре, студентлар яраткан 45 яшьлек ханым, баласын ятим калдырып, гүр иясе булды. Экстрасенслар әйтүенчә, урыны «зәхмәтле», имеш. Россиядә халык каны акмаган саф урын бармы икән?! Зәхмәт, дип, «әкият» сөйләргә кирәкми. Монда иминлек шартлары гомумән дә юк. Көн саен меңләгән кеше берничә рәт тимер юл аша ветакадемиягә, шифаханәгә, ветеринария клиникасына барырга-кайтырга мәҗбүр. Шәһәр ягында тимер юлны һич кирәкмәс Америка өрәңгесе, тал агачлары баскан. Шунлыктан, поездларның килүе күренми. Машинистлар, сак булырга чакырып, кат-кат гудок бирә анысы. Ләкин Себер трактында техника гөжләве шул кадәр көчле ки, әгәр колакчынлы бүрек, колаклар капланган башлык киеп, уйларыңа чумып барсаң, поезд авазын ишетмисең дә. Мавыгып тимер юлны фоторәсемгә төшергәндә үземә дә ветакадемия хезмәткәре: «Читкәрәк чыгыгыз, поезд килә!» - дип хафаланып кычкырды.
Шөкер, Горький тимер юллары җитәкчелеге «Компрессорный» платформасы янәшәсендә җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзергә планлаштыра. Мәгълүматларга караганда, проект эшләре 2013 елда башланырга мөмкин.
- «Компрессорный» платформасы янәшәсендә тимер юл аша, гомумән, Себер трактында җәяүлеләр өчен юл кичүләре булмау, кешеләр үлеме мине дә нык борчый. Ул үтә дә катлаулы учосток, ә иң четереклесе - тимер юлга бәйлесе. «Россия тимер юллары» дирекциясеннән тимер юллар өстендә яки астында төзелеш эшләре башкаруга рөхсәт алу кыен. Казанның Танк боҗрасында юл-транспорт чишелеше төзелешенә дә көчкә рөхсәт алынды. Әгәр Горький тимер юллары проектны үзләре үк гамәлгә ашырса, ул безнең өчен сөенеч кенә булачак. Тимер юл астыннан кичүне алар эшләсә, Себер тракты аша кичү төзелешен шәһәр үз өстенә алыр иде, - диде шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов.
Әлегә, тимер юллар аша чыкканда сак булыгыз дип, үгет-нәсыйхәт бирергә генә туры килә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading