Шәһри Казан

Уйландырыр яклары байтак

Инде атнадан артык ММЧ (Массакүләм мәгълүмат чаралары) 10 октябрь төнендә танылган актриса Марина Голубның гомерен өзгән юл һәлакәте турында шаулаша. Зыян күрүче урынында илкүләм мәгълүм зат түгел, башка гади бер кеше булса, ул вакыйга аның кадәр тавыш куптармас иде, дигән фикерләр бар. Бу караш та бармактан суырылып чыгарылмаган, алай фикерләргә...

Реклама

Инде атнадан артык ММЧ (Массакүләм мәгълүмат чаралары) 10 октябрь төнендә танылган актриса Марина Голубның гомерен өзгән юл һәлакәте турында шаулаша. Зыян күрүче урынында илкүләм мәгълүм зат түгел, башка гади бер кеше булса, ул вакыйга аның кадәр тавыш куптармас иде, дигән фикерләр бар. Бу караш та бармактан суырылып чыгарылмаган, алай фикерләргә дә төпле нигез бар, мисаллар җитәрлек, әмма бу хәлнең тынмас гауга куптарырлык, бәхәсләр куертырлык башка мизгелләре дә шактый.
Бер таякның ике башы
Марина Голуб утырган машинаның йөртүчесе Дмитрий Туркин да шул һәлакәттә җан тәслим кылганга, аңа хәзер ниндидер гаепләр тагып яту мәгънәсез. Тик дөреслектә аның машина белән идарә итәргә бөтенләй хокукы булмаган, мәрхүм, руль артына исерек килеш утырганы өчен, 2013 елга чаклы таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Ә хәзер һәлакәтнең бердәнбер гаепләнүчесе булып калган Алексей Русаков - тагын да атаклырак хокук бозучы. Оператив материаллардан күренгәнчә, 12 еллык машина йөртү стажы булган Русаковка карата ул көнгә кадәр инде 10 тапкыр һәлакәтләргә очрау (алтысында ул гаепле булып танылган) һәм 50дән артык юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән булган. Язмыш ихтыяры буенча, икесе дә юл йөрү кагыйдәләре белән артык исәпләшмичә яшәүче бу ике машина сөюче 10 октябрь төнендә бер юл чатына туры килгәннәр. Берсе сары төскә үтәргә өлгерермен, дип уйлап, икенчесе хәрәкәткә рөхсәт бирүче яшел ут янганын күреп, як-ягына артык игътибар итмичә - икесе дә ныклап газ педальләренә басканнар. Нәтиҗәдә кеше корбаннары да булган зур юл һәлакәте. Туркинга язмыш тарафыннан хөкем карары чыгарылган инде, шулай да хәзер бәйдәге бөтен этләрне Русаков өстенә генә өстерү бик үк хаклымы икән соң?!
Сәбәп шоктамы, әллә кандагы спирттамы?
Русаковның һәлакәт урынын калдырып китүе исә, дөрестән дә, бернинди канун да, әхлак кысаларына да сыймый. Бәлки, һәлакәт корбаннарының сулышлары бәрелгәннән соң ук өзелмәгәндер, аларга нинди дә булса ярдәм күрсәтергә мөмкин булгандыр. Үзенең бу гамәлен Русаков шок хәле белән аңлата. Дөреслектә исә аны качарга башка сәбәп тә этәргән булырга бик мөмкин. Бу - алкоголь яки наркотиклар тәэсирендә булу.
Соңгы вакытта һәлакәт урынын калдырып китү һәм берничә көн үткәч, баш иеп, полиция бүлекләренә килү очраклары бик ешайды. Моны болай аңлатып була: исерек килеш юл һәлакәте тудырган очракта, хокук бозучыга күпкә авыррак җәза яный, ә өч-дүрт көн узганнан соң, аның һәлакәт көнендә нинди халәттә булганын бер белгеч тә төгәл билгели алмый. Русаков очрагында да шул ук хәл, хәзер, ул кулга алынгач, аның канындагы алкоголь күләмен тикшерүче экспертиза, әлбәттә, тискәре нәтиҗә бирәчәк. Русаков үзе дә, аек идем, дип аклана. Хәзер фаразларга гына кала, ә фаразны берничек тә эш материалларына беркетү мөмкин түгел.
Яла ягу да - җинаять
Бу вакыйганың әлеге мизгеле аеруча да тынычлык бирми. Хәбәрләрнең һәрбер ММЧ битләрендә диярлек барлыкка килүе һәлакәтнең танылган кеше исеме белән бәйле булуы аркасында икәнлеге аңлашыла. Әмма басмаларның күбесе аны яңалык итеп кенә түгел, ә сенсация итеп күрсәтергә ашкына. Моның өчен арттырып, күпертеп күрсәтү алымнары кулланыла.
Гаепләнүче һәлакәт урынын калдырып киткәч, төрле ММЧларда журналистларның бары тик чиктән тыш фантазиясенә генә нигезләнгән «Русаковка качарга сөйгән кызы булышкан», «Ул һәлакәт төнендә үк Украинага чыгып качкан» кебек эчтәлекле хәбәрләр пәйда булды, кайбер басмалар хәтта аны ачыктан-ачык кеше үтерүче дип атаудан да чирканмады. Ә бит канун буенча, гаебе дәлилләнмәгән килеш, безнең беркемне дә җинаятьче дип атарга хокукыбыз юк. Русаков интернетта видео-мөрәҗәгатен бастыргач һәм ул кулга алынгач, әлеге «сенсация»ләрнең күбесенең уйдырма гына булганлыгы ачыкланды. Тирәнрәк баксаң, аларны шулай ук канун тарафыннан тыелган кешегә яла ягулар рәтенә дә кертергә буладыр.
Язманы укыгач, кайбер кешедә автор Русаков яклы, ахрысы, дигән фикер туарга мөмкин. Бу алай түгел, мин аның бер гамәлен дә акламыйм, мин бары тик гаделлек яклы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: