Шәһри Казан

Вак-төяк мәсьәләме?

Мин Казанның Авиатөзелеш районының Социалистик шәһәрчегендә яшим. Урамнар Белинский, Челюскин, Копылов, Лядов, Олег Кошевой, Чапаев, Побежимов... исемнәре белән аталганнар. Әнә шул бик тә хөрмәтле Белинский исемендәге кыска гына урамда әллә җиде даруханә бар инде. Бу урамга килеп кергән кеше, әлбәттә, биредә яшәүче бәндәләрнең хәлләре хөрти икәненә шунда ук төшенәчәк. Юкса...

Челюскин урамы буйлап килә торгач, эшнең нидә икәнен тиз төшенергә була, чөнки 12 нче хастаханәнең бинасы әллә каян күренеп тора. Һәм шуңа күрә урамы да «Лечебная» исемен йөртә бит инде.
Монысы бер хәл, физик авырудан беркем дә качып котыла алмый. Хастаханәсе дә, даруханәсе дә кирәк. Ә менә рухи чирне бу хастаханә дә, даруханәләрдәге гаҗәеп кыйммәт бәядән сатыла торган дарулар да дәвалый алмый шул. Фармакология көчсез бу өлкәдә дисәм, минем Социалистик шәһәрдәшләрем, шалиш, брат, дип, кеткелдәп көләчәкләр, чөнки урамнарда боярышник шешәләренә абынып егылырга була. Кай җиркәйләренә шулкадәрләр эчәләрдер шул аю камыры суын. Еш кына даруханәдән, «боярышник чиратының исе»нә түзәр чама калмыйча, даруны да алмый чыгып киткән чаклар булды. Сатучылар да, шул сасы истән котылу өчен, тизрәк, чиратсыз булса да, җибәрергә тырышалар үзләрен. Алай да, соңгы вакытларда шешәләр кими төште шикелле, әллә эчүчеләре үлеп бетте, әллә аю камырыннан шәраб ясаучы завод банкротка чыкты шунда... Аның каравы, «Свежая выпечка», «Кулинария», «Жар-печка», «Перец», «Продукты»лар килеп урнаштылар - болары барысы да ашата. Йә, хуш, ашатсыннар да ди. Мине боларның барлыгы турында хәбәр итүче түбәсенә - сыртларына эленгән язулары сәерсендерде. Алар гел русча гына язылган. Оныгым урам буена шуларны укып бара. Беркөнне исә бу мине, кулымнан тартып, «Свежая выпечка» алдында туктатты да:
- Нәнәй, син миңа гел, русча белмим бит, кызым, дисең, болар синең өчен дә түгелмени? - дип сорамасынмы.
- Минем өчен дә, - дим.
- Монысының татарчасы ничек, монысыныкы, - дип, урам буйлап сорап бара бу, мин исә әйтә барам.
Безнең арттан килүче бер ханым йөгереп диярлек безнең алга чыкты да:
- Ярый ла Сез боларның барысын да беләсез, ә мин телче дә, әдәбиятчы да түгел, минем оныгым да шулай тинтерәтә, миңа нишләргә? - дип, ачулы күзләре белән миңа текәлде...
Шушы сөйләшүдән соң, мин бу русча язулар белән чуарланган сәүдә нокталарының һәрберсенә кереп чыктым. Барысы да диярлек, ярар, татарча да язарбыз, дип калдылар, әмма атна, ай, еллар көтсәм дә, татар телендә бер генә сүз дә пәйда булмады. Өстәвенә «Сезгә ни кирәк? Вак-төяккә бәйләнмәгез. Бездән тауарны болай да яхшы алалар, керемебез дә җитәрлек. Алыгыз да китегез!» - дип, куып диярлек чыгардылар. Кыйналган көчек кебек китеп бардым. Ә менә 2 нче ипи пешерү заводы кибете өстендә менә дигән итеп туган телебездә дә язып куелган. Һәм мин ипине фәкать шул кибеттән генә алам, чөнки, ипи белән бергә, моннан җан җылысы да алып чыгасың. Кешегә күп кирәкмени?!. Татар теле - дәүләт теле дип аталган икән, сәүдә җитәкчеләре тел турындагы канунны үтәргә тиешледер һәм алар үтәлмәгән очракта, тиешле чаралар да күреләдер дип аңлыйм.
Шушы язманы әзерләп утырганда, Татарстан радиосы аша прокурорыбызның туры эфирда чыгыш ясаганын ишеттем. Сорау бирмәкче булып күпме шалтыратсам да, барып чыкмады. Димәк, төрле сораулар чиктән ашкан. Халык туктаусыз шалтырата. Прокурорга миннән башка да мин теләгән диярлек сорауга якын сорау бирүчеләр булды. Шундыйларның берсе: «Мәхкәмә органнары хезмәткәрләре һәм казыйларның татарча белүе мәҗбүриме?» - булды. Җаваптан шул аңлашылды: мәҗбүри түгел икән. Татар кешесенә рус телен белү мәҗбүри бит инде. Һәрхәлдә, рус телен белми торып, син анда түгел, бүтән җирдә дә эшли алмыйсың. Кыскасы, тел өйрәнү - яшәү шарты шул ул. Менә шушы шартны булдырмау туган телебезнең тамырын кисеп бара да инде.
Инде, прокурор шалтыратыр дип, телефонымны да сорап алганнар иде бит, шалтыратмады. Үзем шалтыратып карадым. Кабул итү бүлмәсендә дә юрист, ягъни фикһе белгече утыра икән. Ул, сәүдә нокталарында татарча язма такталар булмаса да, моңа бернинди дә чара каралмаганлыгын әйтте. Тик мине генә ышандыра алмады бу җавап, чөнки ике дәүләт теле турында канун бар икән, аны үтәүче чаралар да булырга тиеш бит. Болай гына, бармы - бар, еламасыннар зар, дип кенә кабул ителгән кануннар тәмам туйдырды ләбаса.
Иртәгә ял көне, оныгым белән тагын урам һәм бакчалар буйлап йөрергә чыгачакбыз. Мин, «булыр, булачак», дигән сүзләрне әйтүен әйтмим дә бит, тик үземә зыянга гына: димәк, минем сүзем дә, үзем дә берни тормый булып чыга оныгым өчен. Ә ничек яхшы тәрбия турында сүз алып барырга? Иң яхшы тәрбия ата-ана, әби-бабай абруе, үрнәге ләбаса!
Универсиадага да күп калмады. Бөтен дөньядан җыелган халык вәкилләрендә үзебезгә карата җылы хисләр уятасы килә бит инде. Милләтебез моңа лаек та! Биш гасырга якын дәүләтсез, дәүләт ярдәменнән мәхрүм килеш тә туган телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап яшәтә-яши алган милләтнең барлыгын күрсәтеп калу өчен менә дигән форсат бит бу Универсиада! Шушы форсаттан да файдаланмау - бик күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындыру булыр.
Әгәр дә һәркем үз йортына, үз урамына гына күз салса да, урам әлифбасының никадәр зур әһәмияткә ия икәнен аңлар...
Миңа ни кирәкме? Туган телем, туган җирем, киләчәккә өмет кирәк! Әллә яшәүнең төп шартлары шушы түгелме?! Туган Җир, Туган Тел, киләчәккә өмет - болар берничек тә вак-төяк була алмый!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: