16+

Ватылмый торган боз да була

Аны хәбәрчебез ишегалды себерүче һәм юл чистартучы булып эшләгәндә үз күзләре белән күргән Фара яктысында полосалары ялтырап күренгән буй-буй кызгылт-сары жилетлар кигән, көрәкләр белән коралланган төркем иртән тукталышка менгәндә юлыма еш очрый минем. Кайвакыт алар тирәсендә соскычлы сары трактор да кар төрткән була. Шулай беркөн сөйләштереп карарга булдым боларны. Алар...

Ватылмый торган боз да була

Аны хәбәрчебез ишегалды себерүче һәм юл чистартучы булып эшләгәндә үз күзләре белән күргән Фара яктысында полосалары ялтырап күренгән буй-буй кызгылт-сары жилетлар кигән, көрәкләр белән коралланган төркем иртән тукталышка менгәндә юлыма еш очрый минем. Кайвакыт алар тирәсендә соскычлы сары трактор да кар төрткән була. Шулай беркөн сөйләштереп карарга булдым боларны. Алар...

«Флёра апаң булам, белдерү буенча килдеңме? - дип сүз башлады «эш» бирүчем. - Бездә теләгән кешегә эш бар, кыш озын бит әле. Көндезге икегә кадәр бригада белән тракторлар артыннан юл кырыенда калган карны чистартып йөрсәң, аннан өйгә кайтырга да була. Кинәт буранлап китмәсә, бәйрәм, ял көннәрендә эшкә чыгармыйбыз. Соцпакет бар, отпуск, больничныйлар түләнә, оклад 15 мең, салымын алып калгач, кулга 13 мең керә инде. Праваң булса, «Барсик»ка (кар көри торган кечкенә трактор. - Ф.Г.) утыра аласың. Документларың үзең беләнме?» - дип, үгезне мөгезеннән үк алырга кереште ул. «Мин башка җирдә дә эшли идем, сездә рәсмиләштермичә генә эшләү мөмкинме?» - дим. «Алай да була. Бер бригадабызда үзбәк малайлары шулай эшли, алар хезмәт хакын туры моннан килеп ала. «Көрәкче»нең эше - кырыйда коелып калган карларны «Барсик»ка җыеп сала бару. Хәзергә тукталышларны, йортлар арасыннан сузылган юлларны чистартырга кирәк. Ә җәйгә чыккач, юл кырыеннан чүп җыясың. Бездә егетләр бик теләп эшли», - дип, эш тәртибе белән таныштырып та чыкты, иртәгәдән үк сәгать җидегә эшкә килергә дә чакырды Флёра апа.

«Апрель җиткәч килер идең әле...»
Бер килгәч, ишегалды җыештыручыларның да хәл-әхвәлләрен беләсе килә бит. Шәһәр хакимияте ишегалларын кардан чистарту өчен 250дән артык хезмәткәр җитми дип хәбәр иткән иде. Бинаның беренче катына төшеп, мастер булып эшләүче Гөлнур апа белән таныштым. «Сезгә дворниклар кирәк дип ишеткән идем», - дип сүз башлагач, «Унлап ишегалды җыючысыз иде, бу көннәрдә Алексеевск, Аксубай якларыннан эшчеләр килде әле. «Эшлим» диючегә урын табарбыз. Акчасы күп түгел, көчең җитсә, берничә участок алырга мөмкин. Бездә күбесе шулай эшли. Бер участок өчен мәйданына карап алты-сигез мең, күп дигәндә, унны түлибез. Кайда яшисең соң? Өеңә якынрак булган ишегалдына куярга тырышырмын», - диде ул һәм шулай итте дә. Җәмгысы җиде подъезддан торган Фучик урамындагы 98-100нче йортлар ишегалдын тапшырырга булды.
Икенче көнне сигезенче унбиш минутларда мин эш урынында идем. Анда күрше йорт ишегалдындагы җыештыручы Гөлсинә апа каршы алды. Ул туксанынчы еллар башыннан бирле ишегаллары җыештырган, ирләр өчен дә җәфалы бу хезмәткә фатирлы булу нияте белән алынган булган, әмма фатир тәтемәгән. Аналарча кызгану белән: «Өстеңдә дә юка икән, бияләеңне әрәм итәсең инде. Апрель айларындарак килер идең әле, кар эри башлагач, эш җиңеләя бит. Яшь кешегә юньлерәк эш тә бетмәгәндер, эзләп кара! Мин җиде подъездлы нинди зур мәйдан җыештырып сигез мең дә ала алмыйм, ә синең участок минекеннән дә кечкенә», - дип сөйләнә-сөйләнә, үзенең боз чаба торган ломын тоттырды ул.
Киоск яныннан башлап көрәк тимере биеклегендә каткан бозны ватарга керештем. «Көздән бирле чистартылмаган бу урынны да җыештырырга булдыгызмыни? Шикаять язганнардыр әле. Җәй көне ике бабай чүп җыйгалап йөри иде, суыклар башлангач, бүтән күренмәделәр», - дип сүз башлады киоскта сатучы Гүзәл апа. Күпме түләргә вәгъдә итүләре белән дә кызыксынды ул. «Ун меңләп булса да чыгар инде», - дим. «Әй энем, элек хет фатир алу мөмкинлеге бар иде, мин үзем ун ел Гоголь урамында ишегаллары җыештырдым, тугыз ел эшләгәч, фатир бирделәр. Ул чорда акчасы да җитә иде, хәзерге ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакына нәрсә генә алып була соң?» - дип сөйләнүен белде ул. Берәр сәгать чамасы маташып, тротуарның ике метрын утыз сантиметрлы биеклегендә каткан боз катлавыннан арындыргач, «Аякларым туңды, киенеп киләм», - дип сәбәп табып, «эш урыным»нан таярга булдым.

Эчкече дә булырсың шул!
Ялларда хәл алгач, суык дүшәмбе иртәсендә «юлчы»лар эшләтүче Флёра ханым янына кабат юл алдым. Урамда әле дөм караңгы иде. Ул мине: «Тәки килергә тәвәккәлләдеңме? Әйбәт киендеңме соң? Бар, урамга чык та Женяны табып сөйләш. Ул зәңгәр киемнән булыр, нишлисе икәнен әйтер. Көрәк белән жилет бирербез», - дип каршылады.
Урамда сары жилет кигән ике дистәгә якын ир тәмәке көйрәтеп тора. Кайберләре зәңгәр киемнәрдән, алары «Барсик» йөртүчеләр икән. Женя калганнарга «киенү бүлмәсе»нә кереп торырга кушты да бер төркемне кызыл «Жигули»ена төяп каядыр алып китте.
«Киенү бүлмәсе» дигәне бер суык сарай булып чыкты. Анда кергәч, кем кая урын табып чүмәштеләр дә тәмәкеләрен кабыза башладылар. Вакыт барды, таш идән - төпчекләр, ә бүлмә эче төтен белән тула торды. Арадагы иң өлкән ике абзый Фердинанд белән Коля кара-каршы кәрт сугарга кереште. Аларга чама белән 50-60 тирәсе. Исемнәре истә калмаса да, барысы белән дә күрешеп, танышып чыктым: күбесе татарлар, 18 яшьлек Фәрхәтнең дә минеке сыман беренче эш көне.
Женя безне төркемнәргә бүлгәләп, берәм-берәм «киенү бүлмәсе»ннән алып китә торды. Соңгы ике төркем булып без кузгалдык. Кулга балталы бозваткыч җайланма һәм зур көрәк тоттырдылар, Фәрхәт белән икебезгә «Управляющая компания Азино-2» дип язылган өр-яңа жилет бирелде. Эш коралларын урамга чыккач та башкалар кебек үк «Барсик» соскычына салдык һәм Фердинанд абыйга иярдек. Юл эшчеләре «Ломжа» базары буендагы будкага - үзбәк кафесына кереп чәй эчәргә яраталар икән. Шушы урында күрештек.
Тугызынчы киткәндә, «Нокса авышлыгы»нда ике төркемгә аерылып, тротуардагы боз катламын чабарга керештек. Миңа абыйлы-энеле алда әйтелгән үзбәкләр белән эшләргә туры килде.
Без башкарасы эш миңа ничек яңа булса, коллегаларымның да кулларына балта алулары беренче кат булып чыкты. Әлегә кадәр көрәк белән генә эшләгәннәр. Биш-җиде сантиметр тирәсе туңган боз җиңел генә ватылып бара үзе. Кулга алмаш-тилмәш әле көрәк, әле балта тотабыз. Тик көннең суыгы акрынлап эчкә үрмәли. Аяклар калын йон оекбаш, кышкы күн итек эчендә булуга карамастан, суыкка чыдый алмый, гел хәрәкәттә булсам да, өшүен дәвам итә. Шәһәр читендәге ачык бу урында җил көчле булмаса да, суыктан йөзләр куырылып килә.
«Ә син нәрсә калтыранып торасың? Эчтеңме әллә?» - дигән тавышка туңудан оеган баш кинәт айнып киткәндәй булды. Моны ишетеп алган Алишер борын астыннан гына: «Комачау итмәс иде анысы!» - дип куйды. Бу суыкта аек баштан лом күтәреп басып торуны җүләрлеккә генә тиңләп буладыр, мөгаен. Әле аңга килеп тә өлгермәдем, «Сезгә әйтәм! Безнең ишегалды тирәсен дә чабып китегез инде, егетләр, бигрәк тайгак бит. Беркөн күршем егылып аягын сындырды. Юлдан тротуарга атлап булмый, кире шуып төшәсең», - дип сүзен дәвам итте каяндыр өенә кайтып килүче бу карчык, чабуымнан тотып. «Ишегалдыгыз җыештырылмый икән - торак хуҗалыгына шикаять языгыз! Ә без дворниклар түгел, без юл кырыен гына чистартырга тиеш», - дип җавап кайтарды аңа «коллегаларым»ның берсе. Шулай узган-барганны үткәрә-үткәрә ике сәгать ярымлап боз ваткач, бригадирыбыз Женя килеп, Нокса тукталышын боздан арындырырга кушты. Без чистарткан һәм чистартып бетермәгән юлыбызга «Барсик» соскычыннан көрәк белән тоз алып тараттык та яңа «нокта»га юнәлдек.

Ай киттем, ел киттем...
Тукталышта эш күпкә катлаулырак булып чыкты. Тротуар астындагы тип-тигез асфальттан боз зур-зур кисәкләргә ватылып җиңел генә купса, биредә бер сәгать дигәндә өчәүләп бер квадрат метр мәйданны көчкә чистарттык. Әллә тукталыштагы асфальт кытыршы иде, әллә башка берәр сәбәп, аңлашылмады. Аптырагач, егетләр «хуҗа»ларга шалтыратты. Берникадәр вакыттан соң янәшәбезгә ап-пак «Вольво» автомобиле килеп туктады. Салоныннан, телефоннан сөйләшә-сөйләшә, зәвыклы гына киенгән (килеш-килбәте буенча берәр депутат дип белерсең) бер ир чыгып басты да: «Нинди ял итү ди ул? Эшләвегезне белегез! Тракторыңнан чыгасы булма, Миша! Болай дәвам итсә, сәгатьләп түли башлыйм мин сезгә», - дип сүгенергә тотынды. Үз-үзен тотышыннан кем килгәне тиз барып җитте. Сөйләшә торгач аңлаштык тагы, монда әлегә тоз сибәргә дип килешеп, баштагы урынга кире киттек.
Сәгать икеләр тулып килгәндә, кул бармаклары инде авырлык белән бөгелсә дә, бераз кояш елмаеп, җанга җылы керә башлаган иде. Ломжа тукталышын чистартырга киткән яшь «коллегам» Фәрхәт тә, көрәкләрен «Барсик» соскычына куеп, минем янга килде. «Йә ничек сиңа беренче эш көне? Арытмадымы?» - дим. «Тукталышка тоз ташый-ташый җаным чыга дип торам. Аннан тәмәке тартып утырдык. Тоз үз эшен яхшы белә, боз күз алдында эреп бетте. Үтереп ашыйсы килә, мускуллар авыртып тора хәтта, әйбәт тренировка булды бу», - ди тиздән хәрби хезмәткә китәргә җыенучы шәһәр малае.
Үзем дә, өйгә кайткач, берничә тәлинкә ашны гомер булмаганча минут эчендә шөпереп кенә салдым. Мондый аппетит авылда йорт тирәсендә эшләп кергән вакытларда гына була торган иде. Ашагач, санакны кабызып, баштан кичкәннәрне кызуында язып ташлармын дигән идем дә, салкыннан кергәч изелгән тән изрәп китте, гәүдәмне ниндидер хәлсезлек биләп алды, башым авыртырга тотынды. Җылы киемнәр киеп, кәнәфидә бөкләнеп утырган көе йоклап та кителгән.
...Күптән түгел Нокса тукталышы яныннан кабат узарга туры килде. Теге «ай китеп, ел китеп» тә ватылмаган боз катламы кубарылган, юл ялт иттереп чистартып куелган. Әгәр дөньяда «ватылмый торган боз» була икән, ул - фара яктысында ялтырый торган буй-буй сары жилетлар кигән эшче, юлларны, ишегалларын чистартучы хезмәт иясе үзе инде. Без - җылы урыннарда эшләүчеләр, карны көрәмиләр, бозны ватмыйлар, дип, еш сүгәбез аларны. Хезмәт хаклары тиеш күләмдә түләнелсә һәм әлеге эшкә бәйләп торырдай кызыксындыру чаралары (мәсәлән, фатирлы итү) булса, алар үз эшләрен җиренә җиткереп, вакытында башкарыр, бу эшкә вакансияләр мәсьәләсендә проблема да тумас иде, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading