16+

Владимир Путин: «Җир дип аталучы көймәне тибрәтүне туктатырга вакыт»

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык Юллама белән чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, чакырылучылар саны күбрәк булу сәбәпле, быел бу чара Зур Манежда үтте.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык Юллама белән чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, чакырылучылар саны күбрәк булу сәбәпле, быел бу чара Зур Манежда үтте.

Җыенга Хөкүмәт һәм Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Конституция һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернатор корпусы, субъектларның закон чыгару җыены рәисләре, традицион конфессия башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре чакырылган иде. Юлламада Президент илдәге хәлләрнең торышы һәм киләчәктәге үсеш юнәлешләрен ничек күзаллавы турында хәбәр итте. Бу аның киләсе Президент сайлауларында кандидат буларак, үз программасы белән дә тәңгәл килә.

Дәүләт башлыгы ел саен Федераль җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итә. Ил үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләүче әлеге сәяси-хокукый документ үз эченә сәяси, икътисади, идеологик хәлне, шулай ук парламент палаталарының закон чыгару эшендә төгәл тәкъдимнәрне үз эченә ала. Быелгы мөрәҗәгатьтә ул мәгариф, икътисад, социаль өлкәләренә кагылды, кораллануга аерым урын бирелде.

Чыгышның башында Президент: «Без гади булмаган масштаблы үзгәрешләр аша уздык, бик катлаулы мәсьәләләрне чишә алдык», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, хакимият илнең тотрыклы үсешен тәэмин итә алды, әмма даимилекне хәлсезләнүгә әйләндерергә кирәкми. Алдагы еллар Россиянең киләчәге өчен хәлиткеч чор булачак. Бу, әлбәттә, Президентлыкка сайлаулар белән бәйле түгел, диде Путин. Сүз технологияләрнең үсеше турында бара һәм бу өлкәдә артка калмаска кирәк. Киресенчә булган очракта, бу суверенитетлыкны югалту куркынычын тудыра. «Бездән җавап көтәләр һәм без аны бирергә әзер», – диде Президент. Көнбатыш Россияне туктата алмады һәм аңа моны аңларга кирәк. «Җир дип аталучы көймәне тибрәтүне туктатырга вакыт», – дип белдерде Путин һәм атом-төш һөҗүме булган очракта, Россия кичекмәстән җавап бирәчәге турында да өстәде.

Дәүләт башлыгы Федераль җыенга мөрәҗәгатендә мохтаҗлык кичерүче гаиләләргә булышлык итү максатында социаль ярдәм системасын яхшыртырга чакырды, җан башына туры килгән Эчке вал продуктын (ВВП) бер ярым тапкырга арттыру мәсьәләсен куйды. Шулай ук өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү системасын булдыру зарур. Моны ул сайлаулардан соң яңа хөкүмәтнең төп бурычы дип атады. Пенсияләрнең артуын тәэмин итү шулай ук мөһим мәсьәлә булып тора. Президент әйтүенчә, хезмәт хакы белән пенсиянең күләме күп булырга тиеш түгел. Шулай ук ул ана һәм балаларны саклауга 3 триллион сум акча бүленәчәге турында хәбәр итте.

Юлламада торак төзелешенә өлешен кертүчеләрне якларга кирәклеге турында әйтелде. Президент белдергәнчә, моның белән бәйле җаваплылыкны банклар үз өстенә алырга тиеш. Узган ел ипотека кредитларының төшүе 1,5-3 процент тәшкил иткән. Моны тагын да киметә барып, ипотека ставкасын – 7-8 процентка, тора-бара 7гә генә калдырырга, ә өлешләп төзүдән бөтенләй баш тартырга чакырды Илбашы.

2022 елга Россиянең экспортка чыгарылган продукция күләме импортка караганда күбрәк булачак. Чимал булмаган экспорт – ил икътисадын үстерүнең тагын бер чыганагы, диелде Юлламада. Шунлыктан Россия алты ел дәвамында чимал булмаган экспорт күләмен ике тапкырга арттырырга тиеш. Киләсе алты елда инфраструктура проектларына күбрәк акча бүлеп бирергә кирәк. Бу уңайдан Президент дәүләт чыгымнарын максатчан файдалануны арттырырга һәм даими салым шартларын формалаштырырга чакырды. «Дөнья икътисады үсешеннән югарырак булган икътисад кирәк, бу җиңел түгел, әмма бик мөһим. Бу яңа хөкүмәтнең төп юнәлеше», – диде Владимир Путин.

Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә тотылган чыгымнар да ике тапкыр артырга тиеш. Барлык медицина учреждениеләрен бердәм «цифрлы контур»га бәйләү мөһим мәсьәлә булып тора. Президент фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге җаваплы кешеләр административ үзгәртүләр белән мавыгып китте – регионнарда хастаханәләр ябылды, ә яңалары тәкъдим ителмәде. Ул хакимиятнең кешеләр турында онытып җибәрүеннән канәгать булмавын һәм ябылган хастаханәләр кабат ачылырга тиеш, дип белдерде. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.

Яңа уку елыннан мәктәп балалары өчен «Киләчәккә билет» дип аталган яңа профессиональ юнәлеш проектын тәкъдим итте. Балаларны бу юнәлештә иртә әзерли башлау максатыннан, 2018 елда 1 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк. Шулай ук Президент, студентларның иң яхшылары үзебездә калсын өчен, бөтен шартлар да тудырылырга тиеш, дип белдерде. Моңардан тыш, чит илдән сәләтле яшьләр безгә килсен өчен тырышу да мөһим.
Юлламаның хәрби темага кагылышлы өлешендә Президент Россия армиясенең Сүриядәге уңышларын атап үткәндә, хәрбиләрнең ирешелгәннәреннән тыш, оборона-сәнәгать комплексларына да тукталды. Оборона министрлыгы һәм ракета-космик сәнәгать предприятиеләре тармагы контитентара ракеталы яңа комплексларны сынау эшенә керешкән. Совет чорындагы «Воевода» комплексын «Сармат» алыштырачак. Яңа системаның очу ераклыгы чикләнмәгән һәм ул зур күләмдәге, шул исәптән гипер тавышлы сугыш кирәк-яраклары белән коралландырылачак. «Сармат» ярдәмендә Төньяк һәм Көньяк полюслары аша һөҗүм итеп булачак.

АКШның ракеталарга каршы оборона өлкәсендәге килешүдән берьяклы рәвештә чыгуы һәм хезмәттәшлек итәргә теләмәве хакында да хәбәр итте Путин. Әлеге килешү куркынычсызлык тәэмин итә һәм агрессорның көчсез якларын ача иде. Мәскәүнең каршы килүенә карамастан, Вашингтон 2002 елда әлеге килешүдән чыккан һәм Россия ягыннан булган тәкъдимнәр кире кагылган. Ике ил арасында стратегик атом-төш коралларының санын киметү турындагы килешү 2010 елда Анатолий Медведев президентлык иткән чорда төзелгән иде. АКШның башка дәүләтләр территорияләрендә ПРОлар урнаштыруына җавап итеп, Россия яңа төр корал ясый. Президент әйтүенчә, Россия чикләре буенда АКШның биш крейсеры һәм 30 эсминцы тора. НАТОның Көнчыгышка киңәюеннән соң Көнчыгыш Европада шулай ук ике ПРО районы барлыкка килде. Румыниядә әлеге комплекс инде җәелдерелгән, Польшада эш төгәлләнергә тора.

Үтәлеп бетмәүләренә карамастан, май указларының күп мәсьәләне хәл итүгә ярдәме зур булды, дип белдерде Путин. Әлеге указларның планкасы югары күтәрелгән булуга карамастан, бүгенге нәтиҗәләргә ирешелмәгән булыр иде, диде ул. Аның сүзләренчә, һәрчак амбициоз максатлар куярга, шулай ук ирешелгән чикләрдән чигенмәскә кирәк. Бу уңайдан ул хезмәт хакларының күләмен атап үтте. Алга таба да бюджет өлкәсендә эшнең сыйфаты һәм хезмәт хакының күләме үсәргә тиеш – бу өлкәләр, Президент сүзләренчә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен билгели.

Еллык Юлламада шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, Казан телгә алынды. «Әлеге өлкәдә уңай тәҗрибә тупланды, бу Казан, Владивосток, Сочи шәһәрләрендә бар», – дип белдерде Владимир Путин. Россияне үстерү буенча киң колачлы программаны гамәлгә ашыра башларга, киләсе алты елда бу максатларга чыгымнарны кимендә ике тапкырга арттырырга тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading