16+

Владимир ПУТИН: «Мин шәхес культы үткәреп ятмыйм»

Кичә көн уртасында Россия Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә булып узды. Россиядә Президентның халык белән шул рәвешле аралашуы инде 11 нче мәртәбә үткәрелә. Путин бушлай телефон номерына, махсус сайтка, смс аша килгән сорауларга җавап бирде. Сораулар инде якшәмбе көнне үк кабул ителә башлап, туры элемтә туры эфирга чыгарылган вакытка,...

Иксез-чиксез территориядә җәелеп яткан, 143 миллионнан артык кеше яшәүче, адым саен проблемага «абынып егылырга» мөмкин булган безнең илдә 4-5 сәгатьлек кенә эфир кысаларында халыкны кызыксындырган, борчыган барлык сорауларны, зарларны, үтенеч һәм тәкъдимнәрне анализлап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, Президент турыдан-туры элемтә барышында утызлап иң җитди тоелган көнүзәк мәсьәләләргә генә ачыклык кертергә өлгерде.
Сорауларның күбесе көтелгән сораулар булдылар, чөнки алар барыбызны да борчый. Болар ‒ хез­мәт хаклары һәм пенсияләр, мә­г­ариф, торак-коммуналь хуҗалык, ана капиталы, күпбалалы гаиләләр, бәя­ләр, юллар, ришвәтчелек мәсьә­лә­ләре. Җаваплар да көтелгән булып чыкты: Путин иҗтимагый проблемаларны якын арада хәл итәргә тырышырга, түләү­ләрне арттырырга, халыкны борчыган һәр нәрсәне хәл итәргә вәгъдәләр бирде.
Күптән түгел Белгородта булган вакыйганы мисалга китереп, үлем җәзасын яңадан кертү кирәклеге турындагы тәкъдимгә Путин: «Җәзаны кырыслату җинаятьчелекне тамырдан корыту дигәнне аңлатмый. Бездә гомерлеккә төрмәгә ябу, дигән нәрсә бар бит», ‒ дип җа­вап бирде. «Эхо Москвы» радиосы баш редакторының, Сезнең хакимияттән Сталин вакытлары кайтавазы сизелә, дигән кисәтүенә, Президент: «Мин шә­хес культы үткәреп ятмыйм, кайбер мәсьә­лә­ләрне чи­шүдә корырак булам икән, бу Хө­күмәтнең дә хуплавы белән эшләнә», ‒ диде.
Кызганыч ки, Татарстанга кагылышлы, аның Мәс­кәүне тукландырып ятуы турында, республикага сәяси һөҗүмнәргә бәйле сораулар эфирда яңгырамады. Шулай да мөселман төбәкләренә читләтеп кенә булса да кагылып уздылар. Берәү мәк­тәпләрдә укучы кыз балаларның пәрәнҗәләр киеп, яулыклар бәй­ләп йөрү мәсьәләсен күтәргәч, Путин бу хәлне хупламавын, мәктәпләргә гомуми формалар кертү яклы булуын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading