16+

Владимир Путин: «Могҗиза көтеп яшәсәк, Пушкин әсәрендәге кебек ярык тагарак алдында калуыбыз да бар»

Бүген 14нче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә узды.

Владимир Путин: «Могҗиза көтеп яшәсәк, Пушкин әсәрендәге кебек ярык тагарак алдында калуыбыз да бар»

Бүген 14нче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә узды.

Дүрт сәгатькә якын ил башлыгы халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Быел беренче тапкыр президентка видео шалтырату аша да мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды.

Президентка барлыгы 3 миллионнан артык сорау юлланган иде.
Күпләрне эш урыннары булмау, торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкәгә караган,сәясәт, спорт, авыл хуҗалыгы, экологиягә кагылышлы сораулар, илдәге икътисадый хәл, юллар проблемасы борчый. Хезмәт хакы тоткарлану турындагы зарларның күптән ишетелгәне булмаса да, кризис вакытында бу сорау кабат актуальләшкән, күрәсең. Автомобиль җитештерү өлкәсенә караган оешмада эшләүче Чиләбедән дүрт бала атасы Дмитрий Дудкин да 3 ай буе хезмәт хакы алмавын җиткерде. Кризистан аеруча да зыян күргән тармакларга, шул исәптән автотранспорт өлкәсенә дә дәүләттән социаль ярдәм күрсәтеләчәге турында хәбәр итте президент. Медицина буенча да сораулар яңгырады. Даруханәләрдә үзебездә җитештерелгән препаратларга урын аз бирелүе төп проблемаларның берсе дип саный фармацевтика өлкәсендә эшләүчеләр. Чит илдән кайтарылган дарулар сыйфаты белән үзебезнекеләрдән әллә ни аерылмаса да, бәяләре - җир белән күк арасы. Болай дәвам итсә, Россиядә дару җитештерү заводлары ябылмагае. Бу уңайдан президентның нинди даруларга өстенлек бирүе белән дә кызыксындылар.

- Мин дарулар эчәрлек дәрәҗәгә килеп җитмәскә тырышам, спорт белән шөгыльләнәм, авыруга каршы прививкалар ясатам. Шулай да дару эчәргә туры килсә, импортныкын да, үзебездә җитештерелгәнне дә тигез дәрәҗәдә кулланам. Нәрсә бирсәләр, шуны эчәм, - диде ярым шаярту белән ил башлыгы. Балалаларның президентка үз сораулары. 12 яшьлек Варя исә Владимир Путинны аптырашта калдырды.

Порошенко белән Эрдоган бата башласа, кайсына ярдәм кулы сузар идегез, дип кызыксына кыз.

- Кеше батарга уйлаган икән, аны коткару мөмкин түгел, шулай да без үзе теләгән теләсә кайсы партнерыбызга ярдәм кулы сузарга, дуслык тәкъдим итәргә әзербез, - диде президент. Әлеге сораудан акрынлап җәйге ял темасына күчтеләр. Төркия, Мисыр белән булган хәлләрдән соң, күпләр бу җылы якларга кабаттан юл кайчан ачылыр дип көтә.

- Бу бездән генә тормый. Синайда көн саен диярлек хәрби бәрелешләр булып тора. Мондый вәзгыять сакланганда чит илгә чыгу куркынычын без халыкка җиткерергә бурычлы. Төркиядә дә охшаш хәл. Андагы хәлне гражданнар сугышы белән чагыштырырга була. Атна саен террактлар күзәтелә. Былтыр Россиядән 5 миллион турист Төркиядә ял иткән. Төркия җитәкчелеге үзе дә туристларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне кайгырта. Бу илнең бюджетын тулыландыра торган керем чыганагы да. Тик эшли алырмы моны, бу зур сорау. Без халыкны кисәтергә тиешбез,Төркиядә хәзер ял итү куркыныч. Бу чит илләрдән башка да ял итү урыннары бетмәгән, ләбаса, - дип аңлатты Владимир Путин. Ил башлыгын үзен исә Кырымга ял итәргә чакырдылар. Видео күпер аша Кырымдагы җилне күреп, президент ял итү өчен уңайлыклар, җылы һава торышы вәгъдә итсәгез, әлбәттә, киләм диде.
Владимир Путин шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирмәскә тырыша, шулай да президентның гаиләсе белән кызыксынучылар кимеми. Ил башлыгының якташлары санкт-петербурглылар да аның беренче хатыны Людмила ханымның кияүгә чыгу хәбәре турында ишетүләрен, һәм президент яңа хатыны белән кайчан тыныштырыр икән дип сорады. Ил башлыгы гадәттәгечә, матур гына сүзне читкә борды.

- Мин Людмила Александровна белән аралашам, аерылышкач, мөнәсәбәтләр тагын да яхшырды бугай. Ул тормышыннан канәгать, мин дә канәгать. Шәхси тормышка кагылышлы сораулар кызык, беренче чиратта хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләдер дип уйламыйм. Президентны сайлыйлар икән, ул ил киләчәге өчен эшләргә тиеш, шәхси тормышым турында тулырак сөйләү нефть, курс бәясенә тәэсир итмәгәе, - диде уенын чынын бергә кушып.
Президентның ботка яратуы белән кызыксынучылар да булды.
- Кечкенәдән үзем теләмәгәнне эшләргә мәҗбүр иттеләр. Әмма, ботка яратам, бүген менә иртән арпа ярмасы ашадым, - диде президент.

Авылларда мәктәп, фельдшерлык пунктларын, балалар бакчаларын кыскартуларга да президентның үз фикере. "Оптимизация кирәк. Әмма, бик кирәк булган урыннарда социаль объектларны кыскарту дөрес түгел. Авырлы хатын- кыз начар юллардан бала тудыру йортына чакрымнар аша барырга тиеш түгел, диде президент.

Ни хикмәт, быел туры эфирда Татарстаннан сораулар яңгырамады. Бездә зар юк, бар да яхшы дип юраргамы моны? Хәер, 2017 ел Россиядә экология елы уңаеннан Идел елгасына аеруча игътибар биреләчәген искәрттеләр.

- Иделдә сай урыннар бар. Елга юлларын чистартырга кирәк. Идел дельтасының киңлеге күпме икәнен беләсезме? 290 километр. Бу Миссисипи белән чагыштырырлык аерым бер дөнья, - диде президент.

3сәгать 40 минут дәвам иткән туры эфир барышында Владимир Путин халыкның 80 соравына җавап бирергә өлгерде.

Халык белән туры эфирда аралашу буенча президент 2013 елда рекорд куйган булган. Ул чакта тапшыру 4 сәгать 47 минут дәвам иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading