16+

Владимир ПУТИН: «Сайлауларга йөрегез, аннары нәтиҗәсеннән дә канәгать булырсыз!»

Россия Хөкүмәте башлыгы «Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы» тапшыруында турыдан-туры эфирда Башкортстан журналисты соравына җавап биргәндә, Татарстанны уңай яктан телгә алды. - Татарстанны, шул исәптән Казанны үстерү буенча да зур эшләр эшләнде. Башкортстанда да үсешкә нигез Мортаза Рәхимов тарафыннан салынган иде, әмма кайбер хәл ителмәгән нәрсәләр бар. Татарстан белән Башкортстан...

Россия Хөкүмәте башлыгы «Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы» тапшыруында турыдан-туры эфирда Башкортстан журналисты соравына җавап биргәндә, Татарстанны уңай яктан телгә алды.
- Татарстанны, шул исәптән Казанны үстерү буенча да зур эшләр эшләнде. Башкортстанда да үсешкә нигез Мортаза Рәхимов тарафыннан салынган иде, әмма кайбер хәл ителмәгән нәрсәләр бар. Татарстан белән Башкортстан арасында яшерен ярышу барганлыгын да беләм, - диде ул.
Журналистлар беренче чиратта Хөкүмәт башлыгының митингларга мөнәсәбәте белән кызыксындылар. В.Путин: «Туйдырдыгыз инде сайлауларыгыз белән! Сайлауларга йөрегез, аннары нәтиҗәләреннән дә канәгать булырсыз!» - дип кискен җавап биргәннән соң, оппозициянең һәрвакыт сайлау нәтиҗәләре белән канәгать булмавы гадәти күренеш. Иң мөһиме - халык чыгышы законлы һәм тыныч үтсен. Бу бер безнең илдә генә түгел, бөтен җирдә дә шулай, ләкин бу митинглар үткән сайлауларга түгел, киләсе сайлауларга юнәлгән кебек. Мартта үтәчәк РФ Президентын сайлаганда бөтен сайлау әрҗәләрен веб-камералар белән күзәтергә кирәк. 90 меңгә якын бөтен участоклар да мондый җайланма белән җиһазландырылган булырга тиеш, дип өстәде.
РФ Югары Судының Башкортстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрүне тыю турындагы карарына карата да фикерен белдерде.
«Минем уйлавымча, карар бөтенебезнең дә уртак бәйрәме булсын иде, дигән теләк белән кабул ителгәндер. Бу хокукый мәсьәлә генә түгел, моның әхлакый-сәяси ягы да бар. Белүемчә, ул карар туктатылып тора. Бәйрәмнәрне үткәрергә каршылык юк. Әгәр Югары Суд закон бозу күргән икән, димәк, ул, башка диндәгеләр үзләрен кимсетелгән итеп тоймасыннар өчен, Хөкүмәткә законны төзәтү тәкъдиме белән чыгачак».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading