16+

Владимир Путин тагын Президент

Ниһаять, илебездә сайлау ыгы-зыгысы бетеп, җәмгыять тынычланып калды. Узган елның декабрендә үткән парламент, 4 мартта үткән Президент сайлаулары халыкка да, түрәләргә дә тынгылык бирмәде. Ни дисәң дә, бу юлы Илбашын алты елга сайлыйбыз бит. 4 март көнне сайлаулар бик җанлы үтте. Татарстан халкы да анда актив катнашты: сайлау хокукына ия...

Владимир Путин тагын Президент

Ниһаять, илебездә сайлау ыгы-зыгысы бетеп, җәмгыять тынычланып калды. Узган елның декабрендә үткән парламент, 4 мартта үткән Президент сайлаулары халыкка да, түрәләргә дә тынгылык бирмәде. Ни дисәң дә, бу юлы Илбашын алты елга сайлыйбыз бит. 4 март көнне сайлаулар бик җанлы үтте. Татарстан халкы да анда актив катнашты: сайлау хокукына ия...

Ниһаять, илебездә сайлау ыгы-зыгысы бетеп, җәмгыять тынычланып калды. Узган елның декабрендә үткән парламент, 4 мартта үткән Президент сайлаулары халыкка да, түрәләргә дә тынгылык бирмәде. Ни дисәң дә, бу юлы Илбашын алты елга сайлыйбыз бит. 4 март көнне сайлаулар бик җанлы үтте. Татарстан халкы да анда актив катнашты: сайлау хокукына ия булганнарның 85,5 проценты тавыш бирергә килде. Бөтен Россия буенча халыкның 64 проценты сайлауларда катнашты.
Кандидатларга килгәндә, иң күп тавышны РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин җыйды - тавыш бирүчеләрнең 64,59 проценты аны сайлады. КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, 17,07 процент тавыш белән, икенче урында. Михаил Прохоровка - сайлаучыларның 7,18 проценты, ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийга - 6,29 проценты, «Гадел Россия» лидеры Сергей Мироновка 3,76 проценты тавыш биргән.
Татарстанда Владимир Путин - 82,7 процент, Геннадий Зюганов 9,66 процент тавыш җыйган. Калган кандидатлар 3 проценттан да кимрәк. Михаил Прохоровны татарстанлыларның 2,93 проценты, Владимир Жириновскийны 2,23 проценты, Сергей Мироновны 1,76 проценты РФ Президенты итеп күрергә теләгән. Татарстан районнары аеруча актив рәвештә хәзерге Премьерны яклап тавыш биргән. Нурлат, Чирмешән, Әлки, Әтнә, Буа, Апас, Чүпрәле, Мөслим районнарында В.Путинга 96 проценттан артык тавыш бирелгән.
Кичә сайлау мәгълүматлары якынча билгеле булуга ук, Мәскәүнең Манеж мәйданында Владимир Путин белән хәзерге Президент Дмитрий Медведев бергәләп, Путин тарафдарлары алдында чыгыш ясады. Казанда исә Ирек мәйданында Владимир Путин тарафдарларының тотрыклылык өчен дигән митингы да узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading