16+

Владимир Путин: “Төркия помидорлар белән генә котыла алмаячак”

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасын төп-төгәл бер сәгатькә сыйдырды. Илбашы сүзен халыкара терроризм белән көрәшүче хәрби хезмәткәрләребезгә рәхмәт әйтүдән башлады.

 Владимир Путин: “Төркия помидорлар белән генә котыла алмаячак”

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасын төп-төгәл бер сәгатькә сыйдырды. Илбашы сүзен халыкара терроризм белән көрәшүче хәрби хезмәткәрләребезгә рәхмәт әйтүдән башлады.

Террорчылар тарафыннан үтерелгән ватандашларыбызны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде.

Владимир Путин сүзләренчә, террочыларга каршы көрәш алып бару ул - ирек, дөреслек һәм гаделлек хакына көрәшү белән бер. Кайчандыр аягында нык басып торган Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре - Гыйрак, Ливия, Сүриянең, тышкы көчләрнең йогынтысы аркасында, асты өскә килде.

- Без бит моның ни өчен шулай килеп чыкканын беләбез. Кемнеңдер үз кагыйдәләрен көчләп тагасы килде. Нәтиҗәдә, дәүләтләрне җимереп, кешеләрне бер-берсенә өстерделәр. Шуннан соң радикаллар белән террочыларга юл ачылды. Әйтик, без Төркиядә кемнең, үз кесәсен тутырып, террорчыларның Сүриядән талап алынган нефтьне сатып, акча эшләргә мөмкинлек биргәнен беләбез. Нәкъ шул акчага бандитлар кораллар сатып ала, терактлар оештыра. Без кулга корал алырга җыенмыйбыз. Әмма кемдер хәрби җинаять кылып, безнең кешеләрне үтерә икән, алар помидорлар яки башка төрле чикләүләр белән котылырбыз, дип уйласа, бик ялгышалар. Россиянең көче - барлык илләрнең ирекле үсешендә, мәдәниятләребезнең, телләребезнең, гореф-гадәтләребезнең күптөрлелегендә, православиялеләрнең, мөселманнарның, иудаизм белән буддизм тарафдарларының үзара аңлашуында, - диде илбашы.

Владимир Путин сүзләренчә, илебез икътисады кыенлыкларга дучар ителеп, чикләүләр озакка да сузылырга мөмкин. Әмма кул кушырып, бәхетле сәгать җиткәнен көтеп кенә утырсак, резервтагы акчаларыбызны "ашап" бетерәчәкбез. Шуңа да күп кенә өлкәләрдә җигелеп эшләргә кирәк. Путин беренче булып сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, кече һәм урта бизнесны атап, аларның санын арттыру бурычын куйды. Әйтик, импортны алыштыру, экспортка ярдәм күрсәтү программалары шуңа юнәлтелгән.

Санкцияләр аркасында кайбер тармаклар куркыныч астында калды: машина, тимер юллар төзелеше, җиңел сәнәгать. Алар өчен Хөкүмәт махсус ярдәм күрсәтү чаралары әзерләргә тиеш.

Путин хакимият белән бизнесның арасын җылытып җибәрү кирәклеге турында да әйтте. Сораштырулар күрсәткәнчә, эшкуарлар контроль һәм тикшерү ведомстволарының эшендә бернинди алга китеш сизми. Президент сүзләре белән әйтсәк, тулы бер тикшерүчеләр армиясе һаман да бизнеска эшләргә комачау итә. Путин тикшермәгез, димәде, тикшерергә, әмма нигезле рәвештә.

- Россиягә үз илен сыйфатлы продукция белән тәэмин итә ала торган гына түгел, дөнья базарларын яулый алырлык компанияләр кирәк. Бу эшкә алынырга теләүчеләр өчен Россия экспорт үзәге ачылды. Авыл хуҗалыгын алып карыйк. Ун ел элек кенә азык-төлекнең яртысын читтән кертеп, импортка нык бәйле идек, ә хәзер Россия экспортерлар арасында. Былтыр 20 миллиард долларга авыл хуҗалыгы продукциясен читкә саттык. Безнең авыл хуҗалыгы мондый талпынышка тиз арада иреште. Хезмәтчәннәребезгә зур рәхмәт, - диде Владимир Путин.

Ул социаль өлкәгә дә аерым тукталды. Киләсе елда ана капиталы программасаның вакыты чыга. Аңардан 6,5 миллион Россия гаиләсе файдаланырга өлгергән, шул исәптән Кырым белән Севастопольдә. Әмма демографик яраны ямау өчен бу чаралар гына җитеп бетми. Путин программаны кимендә тагын ике елга озайтырга кирәк, дип тапты.
Сәламәтлек саклау өлкәсенең дә сөенечле дә, көенечле дә урыннары җитәрлек. Соңгы ун елда Россия кешесенең уртача гомер озынлыгы биш елга артып, 71 яшькә җиткән икән.

- "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында ашыгыч ярдәм хезмәтен алыштыруга ирештек. Вакыт үткән саен автопаркны төзекләндерергә, яңартырга кирәк. Моңа, беренче чиратта, төбәкләр җаваплы, мөмкинлекләрне алар табарга тиеш. Башта ук шулай дип килешкән идек бит. Әмма алай булмады. Бик кызганыч. Кыенлыклар барлыгын аңлыйм, ләкин алдан уйлап эш итәргә кирәк. Кемдер болай уйлый торгандыр: бөтен техника сафтан чыккач, безгә яңадан федераль бюджеттан акча бирерләр. Алай эшләми булмас, әлбәттә. Әмма хөкүмәткә дә, төбәкләргә дә бу мәсьәләгә кайтып, уйлашырга чакырам, - диде Президент.

Илбашы мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә аерым игътибар күрсәтеп, аларның һөнәри әзерлеге һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләрен өйрәнергә кушты.

Путин үзенең юлламасында әйткәнчә, яшьләр инженерлык һәм эшче һөнәр белән күбрәк кызыксына башлаган. Соңгы ике елда инженерлык югары уку йортларына конкурс ике тапкыр диярлек арткан. Президент 2019 елда Казанда үтәчәк эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын да телгә алды. Баксаң, Россия мондый чараларны 10-17 яшьлек балалар арасында дөньяда беренче булып уздыра башлаган.

- Без үз алдыбызда торган бурычларны үзебез, әмма бергәләшеп кенә хәл итә алабыз - диде Россия Президенты.


Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading