16+

ВУЗларга керү тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?

Быел Татарстан югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны каралган. Шуларның 104 те дәүләтнеке булмаган вузлар өчен. Республиканың Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.

ВУЗларга керү тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?

Быел Татарстан югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны каралган. Шуларның 104 те дәүләтнеке булмаган вузлар өчен. Республиканың Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, быел бушлай урыннар сизелерлек арткан. Әмма бу гына мәктәп укучыларына җиңеллек китерәчәк дигән сүз түгел. Бюджет урыннары магистрлык программалары буенча укучылар исәбен арттыру нәтиҗәсендә ирешелгән.

КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов сүзләренчә, магистрлык программалары буенча укучылар исәбен арттыру югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булу белән бәйле.

Республикада, мәктәпне тәмамлап, ВУЗга укырга керүчеләр санының елдан-ел арта. Мәсәлән 2013 елда 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның 89 проценты югары уку йортына кабул ителгән булса, 2014 елда исә 91 проценты ВУЗларга керү бәхетенә ирешкән.

Быел кабул итү тәртибендә әллә ни зур үзгәрешләр юк. Абитуриентлардан документларны 19 нчы июньнән 24 нче июльгә кадәр тапшыра алачак. 30 июльдә ВУЗның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында вузга кабул итүчеләрнең исемлеге эленәчәк.

Ә югары уку йортларына максатчан кабул итү кагыйдәләре берникадәр үзгәрә төшкән. Хәзер максатчан белем алу турында абитуриент һәм эш бирүче арасында һәм вуз һәм эш бирүче арасында ике килешү төзелә. Соңыннан, абитуриентлар районда, укырга керү тармагы белән бәйле министрлыкта һәм югары уку йортында сайлап алына. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Тик ул берникадәр артырга яки кимергә дә мөмкин. Быел педагогик белгечлекләр һәм булачак табибларга бүлеп бирелгән бюджет урыннарының 40 процентын нәкъ менә шул юнәлештә кулланырга уйлылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading