16+

Җәй быел да кыздырачак

Табигать безне елның һәр фасылы саен гаҗәпләндермичә калмый. Кыш белән яз арасы өч ай булса да, быел апрель үзенә мартны да, майны да берләштерде. Урамга гына күз салыйк: кояш кыздыра, кошлар сайрый, агачлар тырыша-тырыша яфрак яра, үләннәр дә кояшка таба сузыла - бөтен дөнья яшеллеккә күмелә. Көндезләрен һава температурасы 25...

Җәй быел да кыздырачак

Табигать безне елның һәр фасылы саен гаҗәпләндермичә калмый. Кыш белән яз арасы өч ай булса да, быел апрель үзенә мартны да, майны да берләштерде. Урамга гына күз салыйк: кояш кыздыра, кошлар сайрый, агачлар тырыша-тырыша яфрак яра, үләннәр дә кояшка таба сузыла - бөтен дөнья яшеллеккә күмелә. Көндезләрен һава температурасы 25...


Инде барыбыз да зарыгып май бәйрәмнәрен көтә: бу көннәрдә кемдер бакча эшләре белән мәшгуль булса, икенчеләр табигатькә ял итәргә чыгарга уйлап тора. Әмма һава торышының барыбызны да кызык итеп куюы бар: синоптиклар әлегә һава торышының нинди булачагын төгәл генә әйтмәсә дә, май бәйрәмнәрендә яңгырлар явуы ихтимал, һава температурасы да бераз төшәчәк.
Бу атнада Россия гидрометеорология үзәге апрельдән сентябрьгә кадәр булачак һава торышы һәм явым-төшемне фаразлады. Анда билгеләнгәнчә, Татарстанны быел да кызу җәй көтә. Май ахырларында ук һава температурасы нормадан югары булачак. Июль һәм сентябрь айларында исә эссе булу белән бергә яңгырлар да көтелми. Шулай итеп, быел иң эссе айлар - май, июль, сентябрь. Ә менә август айларында җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак. Республикага бу айда бераз хәл алырга мөмкинлек туачак, дип юрый синоптиклар. Бу вакытта һава температурасы нормага тигезләшә. Ә менә июньдә температура 27-34 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Яңгырлар, мөгаен, июньнең ахырында гына явар. Әмма болар бары фаразлар гына, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.
Сүз уңаеннан, туристлык агентлыклары хәбәр иткәнчә, казанлылар май бәйрәмнәренә актив рәвештә чит илгә ял итәргә барырга юлламалар ала. Аеруча Төркия, Мисыр, Таиландка баручылар күп. Кыйммәтле турлар арасында күбрәк Грецияне якын күрәләр. Бюджет ягыннан ял итәргә барырга иң кулай җир Төркия: биредә 4 йолдызлы отельдә ике кешегә 10 көн ял итү уртача 35 меңгә төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading