Шәһри Казан

Яңа ел борынгы открыткаларда

Яңа елны 31 декабрь көнне түгел, ә 1 сентябрьдә каршыласак, бик сәер булыр иде хәзер. Ә менә 1699 елга кадәр (дөнья яралганнан соң 7208 ел) нәкъ шулай булган. Петр I Указы нигезендә (Яңа елны Христос туган көннән саный башлыйлар) генә 7208 елның 31 декабреннән соң 1700 елның 1 гыйнвары килеп...

Россиядә инкыйлабка кадәр Раштуа һәм Яңа ел иң яратып билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрдән санала, әмма 1917 елда, большевиклар хакимияткә килгәч, әлеге бәйрәмнәр бетерелә. Бары 20 елдан соң гына, ягъни 1935 елны янә Яңа ел бәйрәмгә әверелә. Ә 1948 елның 1 гыйнварыннан Яңа елның беренче көне ял көне дип игълан ителә. Раштуа бәйрәме исә 1991 елның 7 гыйнварыннан гына дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә башлый.
Инкыйлабка кадәр Яңа елда байлар һәм түрә балаларына гына Чыршы бәйрәмнәре уздырылган, ә 1936 елдан исә эшче балаларына да оештырыла башлый.
Элек Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен ничек үткәрүләрен, тарихыбызны күзалларга туган якны өйрәнүче галим, танылган диктор хаҗи Абдулла Дубинның «Яңа ел һәм Раштуа борынгы открыткаларда (ачык хатларда)» дип аталган тупланмасы ярдәм итә. Абдулла Дубин борынгы бабаларыбызның истәлекләрен, тарихыбызны саклап калу өчен бик күп хезмәт куя. Аның Казан, Әстерхан, Идел буе, Чулманга багышланган сирәк очрый торган материаллардан торган буклетлары, эксклюзив фотоальбомнары, открыткалары чын мәгънәсендә тарихи хәзинә булып тора. Шулар арасында «Яңа ел һәм Раштуа борынгы открыткаларда» тупланмасы да бик кызыклы. Бу открыткаларны карап, элек Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру традицияләрен күзалларга мөмкин. Кыш бабайның күчтәнәчләр таратуын зур түземсезлек белән көткән сабыйлар, чыршы төбендәге бүләкләр арасында мәш килгән шат балалар, бәйрәм табыны янына җыелган гаиләләр һ.б. - төсле, матур буяулар белән эшләнгән борынгы открыткаларда боларның барысын да күрергә була.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим