16+

«Яңа елга өч кенә көн калды...»

Тышта күбәләктәй бөтерелә-бөтерелә кар ява. Бөтен җиһан ап-ак. Аклыкка, матурлыкка төренеп, җиһанга Яңа ел атлады. Шушы бәхетнең, матурлыкның кадерен генә белеп яшисе иде дә бит... Юк шул, әллә нәрсә генә шунда, ашыга-кабалана дөнья куабыз.

«Яңа елга өч кенә көн калды...»

Тышта күбәләктәй бөтерелә-бөтерелә кар ява. Бөтен җиһан ап-ак. Аклыкка, матурлыкка төренеп, җиһанга Яңа ел атлады. Шушы бәхетнең, матурлыкның кадерен генә белеп яшисе иде дә бит... Юк шул, әллә нәрсә генә шунда, ашыга-кабалана дөнья куабыз.

Узган елның соңгы көннәрендә Казан - Лаеш юлында берничә машина катнашында зур автоһәлакәт булды. Шушы коточкыч фаҗигадә биш кешенең гомере өзелде, шул исәптән 12 яшьлек малайның да. Аның «ВКонтакте»дагы битеннән: «Яңа елга өч кенә көн калды...» дигән юлларны укып, күпләр тетрәнде. Үзенең яшьтәшләре кебек бу сабый да хыяллана-хыяллана бәйрәмне көткән икән. Әмма аның өчен инде беркайчан да Яңа ел таңы атмаячак...
Дөньяда ел саен кечерәк бер шәһәрдә яшәүчеләр санынча халык автокатастрофада һәлак була. Нинди генә чаралар күрергә тырышсак та, фаҗигаләр саны кимеми. Татарстанда да хәлләр бик аяныч. Узган елның ун аенда 4656 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 580 кеше һәлак булган, 5833 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Элеккеге ел белән чагыштырганда фаҗигаләр саны 5,3 процентка арткан. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелгән ТР Дәүләт комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров: «Мин үземнең хезмәт тәҗрибәмдә мондый начар күрсәткечләрне хәтерләмим, без юл-транспорт фаҗигаләрен киметергә бурычлы»,- дигән икән, димәк, һәммәбезгә дә уйланырга, нәтиҗәләр ясарга, ашкынудан туктарга вакыт. «Бусы инде җитәкчеләр эше», «ЮХИДИ хезмәткәрләре кая карый», «юллары рәтле булмагач аның...» дип, әллә ничә төрле сәбәп табып акланырга була, билгеле. Әмма мондый сыныкка сылтаулар вакытсыз киселгән гомерләрне ялгамый, югалту ачыларын җиңеләйтми шул. Гыйбрәтләр аласы иде.
Сабыйларыбызның әллә нинди татлы хыялларга чумып, матур планнар корып көтеп алган каникуллары дәвам итә. Күбебез гаиләләребез белән ерак юлларга җыенадыр, кайсыларыбызның инде кайтып килешедер. Иң якын кешеләрегез яныгызда, күңелдә матур хыяллар, машина шәп... Әмма сезнең кулларда гап-гади руль генә түгел, ә газиз балаларыгыз язмышы да - шуны онытмасагыз иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading