16+

Яңа генплан әзер: Отары «авыл» булып кала, Яңа Сосновка күчерелми, «боҗра» тоташа, дары заводы күченә

Казанның 2035 елга кадәрге чорга исәпләнелгән яңа Генераль планы проекты әзерләнде.

Казанның 2035 елга кадәрге чорга исәпләнелгән яңа Генераль планы проекты әзерләнде.

Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Мәскәүнең Генераль планы институты директорының беренче урынбасары Олег Григорьев журналистларны яңа проект белән таныштырдылар. Гамәлдәге план 2007-2020 елларга исәпләнгән булган. Ләкин 2020 елга фаразланган халык саны 2013 елда ук тулган. Бу исә мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар һәм башка социаль учреждениеләр кытлыгы китереп тудырган.

Генераль планның беренче чираты 2025 елга исәпләп гамәлгә ашырылачак, тулы чор 2035 елга кадәр. Төп максат – шәһәрнең барлык зоналарын (районнарын) бердәй үстерү. Казанның кайбер районнарында юллар күп төзелгән, ә корылмалар аз, территория нәтиҗәле файдаланылмый. Һәр район халыкка уңайлыклар тудырылып үстереләчәк.
– Генераль планда төзелешләр башкарырга рөхсәт һәм рөхсәт ителмәгән урыннар тәгаен күрсәтелә. Бу рөхсәтсез төзелешләрне чикләячәк, – ди Татьяна Прокофьева.

Районнар «йокыдан» уятыла

Казандагы «йокы» районнарын бетерү күздә тотыла. Яңа планда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният биналары, сәүдә үзәкләре төзелешләре өчен 7 миллион квадрат метр җир каралган. Казанның гамәлдәге чикләрен киңәйтү тәкъдим ителми.

Экология саклана

Башкаланың яшел зонасы тагын 12 процентка арттырыла. Олег Григорьев сүзләренчә, Аккош күле дә, кечкенә скверлар да исәпкә алынган, алар үстерелә һәм төзекләндерелә.
Чуйков урамындагы күлләр дә калдырыла.

«Боҗра» тоташа

Казанда электр транспорты үстерелә. «Зур боҗра» юл тоташачак. «Салават күпере» торак комплексына тизйөрешле трамвай юлы төзелә. Федераль тимер юллар агентлыгы Казанда тимер юл боҗрасы төзергә тәкъдим итә. Генераль планга бу вариант та кертелгән. Җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүне елына – 443 миллионнан 600 миллионга җиткерү, ә шәхси транспортта йөрүне 40 проценттан 34 процентка калдыру ниятләнелә.
– Казансу күперләрендә транспорт агымын киметү максатында, 2050 елга кадәр Идел елгасы аша тагын ике күпер төзү исәпләнелә. Идел аша салынган хәзерге күпергә дә басым кими, – диде Олег Григорьев. – Идел күпереннән Иннополиска йөрү күп.

Метрога өмет бар

Олег Григорьев әйткәнчә, Генераль план проектында Казан метрополитены коридорлары, депо урыннары билгеләнгән. Ләкин төзелешләрне алып бару федераль һәм республика бюджетларына бәйле.
– Метродан баш тартмыйбыз. Әлегә нәтиҗәле һәм табышлы булмаса да, финанслау башкарылса, метро төзелеше, әлбәттә, дәвам итәчәк, – диде Татьяна Прокофьева.

Яңа Сосновка борчылмасын

Казанда 2025 елга кадәр яңа юллар төзү күздә тотыла. Авиация заводының очкычлар полосасы яныннан М-7 федераль автотрассасына юл салыначак. Бу юл Компрессорлар заводы тирәсендә, Мамадыш трактында һәм Көньяк трассада транспорт тыгылышын киметәчәк. Казансу елгасы аша да тагын ике күпер төзү зарурлыгы искәртелә яңа Генпланда.
«Дача амнистиясе» турындагы федераль закон белән территорияләрне үстерү турындагы законнарда тәңгәллек булмау сәбәпле, шәһәр төзелеше зоналарында шәхси өйләр-корылмалар барлыкка килгән. Карьер, Зур Клыки, Салмачы бистәләрендә кайбер өйләр шәһәр төзелеше зоналарына салынган.
– М-7 «Волга» автотрассасына таба төзеләчәк юлны Яңа Сосновка бистәсеннән очкычларның авария полосасына табарак күчерү турында килешүгә ирешелде. Яңа Сосновкадагы өйләр күчерелми, – диде Олег Григорьев.

Отары «авыл» булып кала

Генераль планда Отары бистәсе зонасы шәһәр төзелешләре өчен резерв мәйдан булып тора.
– Отары шәхси торак төзелеше мәйданы булып кала. Анда хәзер ләм (ил) кырларын чистарту буенча эшләр башкарыла. Экология яхшырачак. Отары зонасында зур төзелешләр башкару уйланылмый һәм планлаштырылмый, – диде Татьяна Прокофьева.

Дары заводы

Казан казна дары заводын шәһәрдән читкә күчерү турында уйланулар дәвам итә. Татьяна Прокофьева әйткәнчә, дары заводы күчерелгән очракта да, аның урынында торак йортлар төзү мөмкин булмаячак. Бу туфрак составына гына түгел, ә юллар белән тәэмин итү кыенлыгына да бәйле. Завод урынында яңа технопарк яки кечерәк һәм хәвефсезрәк предприятиеләр төзеләчәк.

Казансу ярлары

Казансу яр буйлары төзекләндерелә. Олег Григорьев фикеренчә, Яңа Савин районындагы Гаврилов урамының төньяк тарафында «табигый парк» төзеп булыр иде. Гаврилов урамы юлын М-7 автотрассасына тоташтыру планнарда бар.
Казанның яңа Генераль планы проекты 29 майдан 6 июньгә кадәр җәмәгать тыңлауларына чыгарыла. Аның графигы белән KZN. RU порталында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading