16+

Яңа лифтларда бизәнергә дә мөмкин

Казаныбызда торак йортлардагы искергән лифтларны алмаштыруның беренче этабы төгәлләнде. Торак йортларга капиталь төзекләндерү үткәрү программасы кысаларында 76 йорттагы 265 иске лифт яңартылды. Казан мэры Илсур Метшин, Зорге урамындагы 119 нчы йортка куелган яңа лифтларны карап, аларның куркынычсызлык һәм уңайлылык дәрәҗәсенә бәя бирде.

Яңа лифтларда бизәнергә дә мөмкин

Казаныбызда торак йортлардагы искергән лифтларны алмаштыруның беренче этабы төгәлләнде. Торак йортларга капиталь төзекләндерү үткәрү программасы кысаларында 76 йорттагы 265 иске лифт яңартылды. Казан мэры Илсур Метшин, Зорге урамындагы 119 нчы йортка куелган яңа лифтларны карап, аларның куркынычсызлык һәм уңайлылык дәрәҗәсенә бәя бирде.

2012 елда барлыгы торак йортлардагы 486 лифт яңартылырга тиеш иде. Соңгы 5 ел эчендә 1176 лифт яңартылган булса да, бу елдагы кебек массакүләм төстәге яңару беренче тапкыр. Ел уртасында ТКХны реформалаштыруга теләктәшлек итүче федераль фонд Казанга өстәмә рәвештә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул иткән иде. Шул өстәмә суммага ел азагына кадәр башкалабызның 61 йортындагы 221 лифт та яңарачак. Шулай итеп, лифтларны алыштыру буенча башта куелган планны үтәп бетерүе өстенә, Казан аны арттырып үтәргә керешә.
Яңа лифтлар искеләренә караганда чыннан да уңайлырак шул. Пассажир лифты кабинасы искесеннән күпкә киң, көзгеләр дә куелган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлылык таләпләре дә сакланган. Төймәләре Брайль системасы шрифтлары белән тулыландырылган лифт ничәнче катка менеп җиткәнлекне сүз белән дә әйтеп бирә. Иң кызыгы - лифтларны көзгеләр белән җиһазландыру вандаллыкка каршы торырга ярдәм итә икән. «Казлифтсервис» МУП директоры Андрей Обухов сүзләренә караганда, узган ел урнаштырылган 170 лифтның вандаллар кулыннан 10ысы гына зыян күргән. «Ябык пространствода калган кайбер үсмерләр, нишләргә белмичә, лифт эчен боза башлый. Ә көзгеләр игътибарны үзенә тарта. Кеше үзен күзәткәндә тиешле катка менеп тә җитә», - ди ул. Көзгеләр коляскалы инвалидларга уңайлылык өчен урнаштырылган инде үзе.
Бер лифтны алыштыру өчен якынча 3 ай кирәк икән. «Кагыйдә буларак, кешеләр безне аңлыйлар. Бигрәк тә эш күз алдында барганда», - ди Андрей Обухов. Илсур Метшин исә, лифтларны алыштыру вакытында өлкән яшьтәгеләргә, йөри алмый торган кешеләргә социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтергә тиеш, дигән фикердә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading