16+

ЯҢА НИГЕЗ алтын медальләргә илтсен

Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Казанда ачылачак. Спорт комплексы булачак урынга таш салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү кунаклары катнашты.

ЯҢА НИГЕЗ алтын медальләргә илтсен

Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Казанда ачылачак. Спорт комплексы булачак урынга таш салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү кунаклары катнашты.

Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Оренбург трактында Теннис академиясе янында төзелә. Аның гомуми мәйданы 4940 кв метр. Анда залларының биеклеге 12 метр булган, 780 урынга исәпләнгән 12 уен мәйданчыгы булачак. «Без һәрвакыт теге яки бу формада бадминтон уйнарга яраттык, әмма аның белән 3-4 ел элек кенә җитди шөгыльләнә башладык. Бу спорт комплексы 2014 елда ачылырга тиеш, ул вакытта Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты узачак», - дип белдерде Татарстан Президенты.
РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин да, истәлекле таш салу тантанасында катнашу барышында чыгыш ясап, Татарстанда инде яңа спорт корылмаларын бер генә ачмавын ассызыклап үтте. Әмма яңа төзеләчәк корылма нигезенә таш салуы беренчесе генә икән. «Биредә дөньядагы иң яхшы Бадминтон үзәге булачагына шигем юк. Спортчыларыбыз тарафыннан Лондонда беренче тапкыр яуланган бронза медальләрдән башлангыч алып, без алтыннарга таба юл алырбыз дип уйлыйм», - дип белдерде ул.
Соңгы елда Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләрнең саны 4 тапкыр арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading