16+

Яңа закон проектына 20 мең тәкъдим керде

Дәүләт югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең яртысыннан артыгы үз белгечлекләре буенча эш таба алмый. Әлеге күренеш дәүләт акчасын җилгә очыру белән бер түгелме соң?! Киләчәктә ил икътисады өчен ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне үстерү юнәлешендә эшләү зарури. Дәүләти булмаган югары уку йортларына барлык бюджет урыннарының бер процентын бирү белән бәйле закон...

Яңа закон проектына 20 мең тәкъдим керде

Дәүләт югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең яртысыннан артыгы үз белгечлекләре буенча эш таба алмый. Әлеге күренеш дәүләт акчасын җилгә очыру белән бер түгелме соң?! Киләчәктә ил икътисады өчен ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне үстерү юнәлешендә эшләү зарури. Дәүләти булмаган югары уку йортларына барлык бюджет урыннарының бер процентын бирү белән бәйле закон...

Дәүләт югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең яртысыннан артыгы үз белгечлекләре буенча эш таба алмый. Әлеге күренеш дәүләт акчасын җилгә очыру белән бер түгелме соң?! Киләчәктә ил икътисады өчен ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне үстерү юнәлешендә эшләү зарури. Дәүләти булмаган югары уку йортларына барлык бюджет урыннарының бер процентын бирү белән бәйле закон проекты да икенче укылышка әзерләнә. Болар турында ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде. РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитетында карала торган тагын бер закон проекты белем бирү учреждениеләрендә студентларның үзидарә органнарын - Студентлар советларын төзергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге закон нигезендә һәр уку йортында үзидарә органнары булдырылырга тиеш дигән сүз түгел. Ә инде студентлар арасында мондый теләк белдерүчеләр табыла икән, яңа закон аларга тулы хокук бирә. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнә торган «Россия Федерациясендә мәгариф турында» дигән закон проектына карата җәмәгатьчелек тарафыннан 20 меңнән артык тәкъдим кергән. Аларны җентекләп өйрәнәчәкләр. Әлеге закон проекты, «Мәгариф турында» һәм «Югары һәм вуздан соң һөнәри белем алу турында»гы Федераль законнарны берләштереп, балалар бакчасыннан алып югары һәм вуздан соң һөнәри белем алу системаларын колачлаячак һәм мәгариф өлкәсендәге төп, нигезле документ булачак.
Илдар Гыйльметдинов бу чакырылышта мәгариф комитетында эшли. «Без комитетка республиканың теге яки бу мәсьәлә буенча позициясен җиткерергә тиешбез», - диде ул. Журналистларның: «Республика мәктәпләрендә рус теленең башка төбәкләр белән чагыштырганда азрак укытылуына ничек карыйсыз?» - дигән соравына Илдар Гыйльметдинов: «Кайсы телне күпме укытырга кирәк икәнлеген Федераль закон нигезендә һәр төбәк үзе билгели. Мин монда, сан турындагы сөйләшүләрне читкә куеп, сыйфат турында сөйләшергә чакырыр идем. Иң мөһиме - атнага ничә тапкыр рус яки татар теле дәресе укытылу түгел, ә аның ничек итеп укытылуы. Рус балаларының татар телен, татар балаларының рус телен үзләштерүе түбән дәрәҗәдә. Укытуның сыйфаты турында ныклап уйланырга кирәк».
Бу сүзләрнең дөреслегенә һәркөн инанып торабыз. Рус балаларына татар теле укытылса да, аларның бик азлары гына телне үзара аралашырлык дәрәҗәдә белә. Моның төп сәбәпләренең берсе - укыту методикасының артык катлаулы булуы. Телне тирәнтен өйрәтүне максат итеп куябыз, ә балалар сөйләм теленә дә өйрәнә алмый калалар. Февраль аенда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала. Татарстанда балалар 4-5 яшьтә татар һәм рус телләрендәге 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Мәктәп укучылары арсеналында ни өчен нәкъ менә шул сандагы сүзләр булырга тиешлеге дөньяда гамәлдә булган телләрне өйрәтү методикасына нигезләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading