16+

Яңарган бистә

Константиновка бистәсе 2007 елда, Татарстан Республикасының «Кайбер муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп корулар» исемле кануны нигезендә, Казан шәһәренә кушылды. 2008 елдан башлап, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең 3093 нче карары кысаларында, бу бистәдә төзелеш, үзгәртеп кору һәм төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде. Үткән гасырның 80 нче елларында мөгезле эре терлек...

Яңарган бистә

Константиновка бистәсе 2007 елда, Татарстан Республикасының «Кайбер муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп корулар» исемле кануны нигезендә, Казан шәһәренә кушылды. 2008 елдан башлап, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең 3093 нче карары кысаларында, бу бистәдә төзелеш, үзгәртеп кору һәм төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде. Үткән гасырның 80 нче елларында мөгезле эре терлек...

Бистәдә берничә генподрядчы оешма 2011 елда - 13, 2012 елда 9 йорт төзекләндерде. Әлбәттә, күп дистә еллар буена бернинди дә төзекләндерү, яңарту күрмәгән йортларны бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй итеп үзгәртү бер дә җиңел эш түгел. Интернациональ урамы торак йортларында яшәүчеләр белән әңгәмә корып, башкарылган эшләрне үз күзләрем белән күргәннән соң, бистәдә күп эш башкарылганлыгы ачыкланды. Биредә 2011 һәм 2012 елларда генераль подрядчы оешма «Сурал-Строй» ҖЧШ күп кенә торак йортларны төзекләндергән. 1968-77 елларда куллануга тапшырылган ике катлы бу торак йортлар бүген төрле төсләргә буялган диварлары, ап-ак тәрәзәләре белән күңелләрне шатландыра. Шушы йортларда яшәүче Ольга Федорова, Светлана Ганатовская һәм Таися Бучковалар да төзекләндерү эшләреннән канәгать икәнлекләрен сөенеп, бер-берсен уздырып сөйләде. Тик аларның, бу сөенечтән тыш, йорт яннарындагы кечкенә җир мәйданчыкларыннан һәм бәрәнге базларыннан «колак какмабызмы?» дигән көенечләре дә бар икән шул.
Шунысын да өстәргә кирәк, Рөстәм Илгиз улы Йосыпов җитәкләгән «Сурал-Строй» ҖЧШ, Константиновканың Интернациональ урамындагы 2 катлы торак йортларда алып барган эшләрдән тыш, «Капремонт-2012» программасы кысаларында, Королев урамындагы 45 нче йортта да төзекләндерү эшләрен төгәлләү алдында. Бу йортның 21 нче фатирында яшәүче яшь хуҗабикә Вера ваннадагы яңа унитазны, алыштырылган канализация, суүткәргеч, сөлге киптерү; бүлмәләрдәге җылылык торбаларын, батареяларын бүлмәдән бүлмәгә күчеп, балаларча сөенеп күрсәтте. Шушы ук йортның 36 нчы фатир хуҗабикәсе Тая апа исә подъезддагы төзекләндерү эшләре турында, төзүчеләрне мактап искә алды.
Төзекләндерү эшләре - төзү эшләренә караганда, күпкә катлаулырак һәм җаваплырак хезмәт. Көн дәвамында планнан тыш көтелмәгән эшләр хасил булып тора. Бу бигрәк тә челтәрләрне төзекләндергәндә еш очрый. Вакытның тарлыгын да искә алсак, Казанның «йөзен матурлау» ничек авыр эш икәнлеген аңлыйсың.
Әйе, Константиновканың «йөзе үзгәргән», әмма, бистәне яңарту өчен, әле тагын күп эш башкарасы бар. Ярымҗимерек корылмалар урынына яңаларын, җәяүлеләр өчен - тротуарлар, ишегалды юлларын саласы, йорт алларын яшелләндерәсе, коймаларын һәм балалар мәйданчыкларын ныгытасы бар. Төзекләндерү үткәрелмәгән йорт подъездлары да алдагы елларда онытылмасын иде. Газ үткәрү җиһазларын урнаштырганда килеп чыккан җитешсезлекләр аркасында, 25 нче йортның 10 нчы фатирында диварлар дымланып, обойлары кубып төшүе турында Раиса ханымның ачынып сөйләве дә әле тынычланырга иртә икәнлеген дәлилли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading