16+

Яңарган Болгарга сәяхәт кылдык

Үз сафына ветераннарны туплаган «Казан татарлары» клубы оешканга нибары бер елдан артык кына вакыт үтсә дә, клуб әгъзалары башкарган эшләр, үткәргән чараларны саный башласаң, шактый күпкә җыела. Моңа мисал итеп, Урман арты бистәсе клубында, «Ливадия» шифаханәсендә, Тукай музеенда куелган концертларны, Түбән Новгородка һәм Биләргә ясалган сәяхәтләрне күрсәтергә мөмкин. Җәйге айларда...

Яңарган Болгарга сәяхәт кылдык

Үз сафына ветераннарны туплаган «Казан татарлары» клубы оешканга нибары бер елдан артык кына вакыт үтсә дә, клуб әгъзалары башкарган эшләр, үткәргән чараларны саный башласаң, шактый күпкә җыела. Моңа мисал итеп, Урман арты бистәсе клубында, «Ливадия» шифаханәсендә, Тукай музеенда куелган концертларны, Түбән Новгородка һәм Биләргә ясалган сәяхәтләрне күрсәтергә мөмкин. Җәйге айларда...

Үз сафына ветераннарны туплаган «Казан татарлары» клубы оешканга нибары бер елдан артык кына вакыт үтсә дә, клуб әгъзалары башкарган эшләр, үткәргән чараларны саный башласаң, шактый күпкә җыела. Моңа мисал итеп, Урман арты бистәсе клубында, «Ливадия» шифаханәсендә, Тукай музеенда куелган концертларны, Түбән Новгородка һәм Биләргә ясалган сәяхәтләрне күрсәтергә мөмкин. Җәйге айларда клуб «каникул»га туктаса да, теге яки бу чаралар үткәрелү дәвам итте. Күптән түгел ошбу клуб әгъзаларын Бөек Болгар каршылады. «Моннан берничә ел элек Болгарда булган идек. Уңай якка булган үзгәреш җир белән күк арасы», - ди клуб әгъзасы Рәшидә Хәбибуллина.
Әйе, хәзер Бөек Болгарның исеменә җисеме туры килердәй корылмаларны рәхәтләнеп тамаша кылырга мөмкин. Берничә тапкыр җимерелеп, берничә тапкыр торгызылып яшәгән бу шәһәрдә тормыш кирәк-ярагы өчен бөтен нәрсәләр дә булган. Бабаларыбыз шахматны да иярләгән булганнар. Казу эшләре уздырганда шахмат уенын күз алдына китерердәй бөтен фигуралар да табылган. Тактага тезеп куелган шул фигураларга карап үзенә күрә бер рәхәтлек кичерәсең. Әйе, 1431 елда Федор Пестрый җитәкчелегендәге рус гаскәрләре тарафыннан ахыргача җимерелмәгән, 1722 елда Азов диңгезенә сәяхәт вакытында Болгарда булып, андагы хәлләр белән кызыксынган Петр I исән биналарны саклау турында биргән Указ үтәлгән булса, биредә рәхәтләнеп, сокланып карардай объектлар дистәләгән санда булыр иде. Кызганыч, указлар, хәзерге вакыттагы кебек, элек тә үтәлмәгәннәр шул.
Бәхеткә, соңгы елларда «Яңарыш» фонды башкарган эшләр нәтиҗәсендә калкып чыккан биналарны, искедән яңартылганнарын тамаша кылып та күп мәгълүмат аласың биредә. Татарстаныбыз заказы буенча Италиядә эшләнгән Коръән үзе генә ни тора!
Сәяхәтнең күңелле мизгелләре метеорда да дәвам итте. Аның бер бүлмәсенә тупланып утырган ветераннар җыр-биюгә хирыслыкларын күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге 25 кеше арасында «Урманай» ансамбленә йөрүче Рәйсә Садыйкова, шушы коллектив куйган концертларны алып баручы Гөлсирә Снегирева аеруча актив булдылар, моңлы вә шаян җырларын бүләк иттеләр.
Әлеге сәяхәттән соң, клуб әгъзалары тагын бер күңелле вакыйганың шаһиты булдылар. СК «Татарфлот»ның ААҖнең генераль директоры Ринат Әсһәр улы Абдуллин аларга Свияжскига бару өчен теплоход бирде. Бу юлы ветераннар сәяхәтне Ринат әфәнде биргән теплоходта бушлай кылдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading