16+

«Яңгыр түгел, икмәк ява, җәмәгать!»

Быелгы көз үзенең күркәм сыйфаты - яңгырлары белән килде. Мондый көзләр онытылып бара иде инде. «Яңгыр түгел, икмәк ява!» - дип шатлана тәҗрибәле өлкән буын. Шулай булмыйча соң, дымга сусаган җир өчен моннан да яхшырак шифа була аламы икән?! Күр әнә, урман-кырлар яшелләнеп китте, җәйге тузаннар юылып, һавалар сафланды. Гөмбә...

Әлбәттә инде, халык, тагын яңгыр, дип зарланырга ярата. Югыйсә уңышлар җыелган, көзге чәчү тәмамланган, бәрәңгеләр дә алынып бетте диярлек. Шулай да бер зарга урын бар. Урамда дымлы һава торганда өйдә җылы булса, бик рәхәт, ә шәһәр фатирларына әлегә җылы бирелмәде. Моның өчен һава температурасының биш көн рәттән сигез градустан түбән булуы кирәк. Яшь балалы гаиләләр балалар бакчаларында салкын булуга да борчыла. Авыл районнарында исә, «дәү абыйлар» нәниләрне кайгыртып, җылылыкны тоташтырганнар. Әбиләр чуагын көтүчеләргә дә бераз сабыр итәргә туры килер, ахры. Көзнең бу үзгә чоры, гадәттә, 28 августтан 11 сентябрьгә яки 14-21 сентябрьгә кадәр аралыкта булырга мөмкин икән. «Көтеп-көтеп тә әбиләр чуагы булмыйча калган еллар да булгалый», - ди синоптиклар. Алдагысы ни күрсәтер, анысы билгесез, ә якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар белән шушындый һава торышы сакланачак. «Күптән инде кочакларны җәеп, җылы яңгырларга кергән юк», - дип җырлыйлармы әле?! Үкенечкә калмасын, яңгыр әсирлегендә булып тамчыларның җир белән сөйләшкәнен дә тыңлагыз, үзегезнең йөрәк авазына да колак салырга онытмагыз. Ә яңгыр яусын, күз яшьләре түгел ләбаса!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading