Шәһри Казан

Яңгыр ява кар катыш...

Әнә җитә, менә җитә дия-дия әбиләр чуагын көтеп ятабыз тагын. Быел җылы чуак урынына карлы кыш килергә җыена диләр бит әле. Синоптиклар арктик циклон безгә аномаль һава торышы «бүләк итәчәк», дип куркыталар.

Реклама

25-30 сентябрь аралыгында һава торышы кисәк начараеп, карлар оча башлаячак дигән фараз бар. Күктә йөзгән аксыл-соры болытлар да кар болытларына охшап тора шул. «Бүген көн дәвамында Татарстан аша, көнбатыш районнардан башлап, салкын атмосфера фронты уза. ТРга салкын һава массасы үтеп керә. Температура даими рәвештә төшәчәк, - дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина. - Шимбә көнне ТРның аерым районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал».
Сентябрьдә тиешле нормадан өч тапкырга күбрәк яуган яңгырлар уңышка да зыян салырга мөмкин икән. Әле рапс, кукуруз һәм көнбагыш сабагында утыра, бәрәңге белән шикәр чөгендере җыелып бетмәгән. Ә яңгырлар туктарга җыенмый да. Фермер Әхмәт Котдусовның виноградлары өчен җаны сызлый. Җыеп өлгермәгән икән әле ул аларны.
Әбиләр чуагы исә октябрь аена калыр, мөгаен. Октябрьнең беренче яртысында ике-өч көнгә сузылган бер-ике җылы дулкын булып алачак, һава температурасы күп дигәндә 11-15 градус торыр, ди синоптиклар. Ә алдагы көннәргә, ягъни сентябрьнең 26сы, 27се, 28е һәм 29ына яңгырлар вәгъдә ителә, һава температурасы төнлә +1-3, көндезләрен исә +7-10 градус булачак икән.
PS. 2013 елның сентябре Мәскәүдә метеокүзәтүләр тарихында иң яңгырлы сентябрь булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: