16+

Яңгыр явуда миләш гаепле...

Быел әбиләр чуагы килеп җитә алмас, ахры, чөнки яңгырлар әле алдагы көннәрдә дә яварга җыена. Кояшлы, җылы көз булыр дип бик өметләнгән идек тә, булмады шул. Нишләп быел көз шундый яңгырлы икән, дип гаҗәпләнәсездер инде сез дә? Ә бөтен хикмәт миләштә икән.

Быел миләш бик күп бит, ә халык сынамышлары буенча, мондый елны көз яңгырлы килә икән. Ял көннәрендә аяз булачак, дип өметләнеп ятудан да файда юк. Гисметео.ру сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген дә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы көндез +7+9 градуска кадәр җылытачак.
Миләш белән бәйле әле тагын бер сынамыш бар: миләш күп икән, кыш карлы һәм салкын булачак, дип тә әйтәләр. Белгечләр үзләре дә быелгы кышның салкын булачагын фаразлый. Бакчачыларга да моңа алдан ук әзерләнергә киңәш итәләр. Агачларны һәм куакларны фосфор-калийлы ашламалар белән тукландырырга кирәк. Салкыннар үсемлекләрне корытмасын өчен, чарасын алдан күрү хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading