Шәһри Казан

Яңгырлар атнасы җитте

Ниһаять, эссе көннәргә алмашка яңгырлы җиләс көннәр килә! Көндезләрен урамда йөрү түгел, өйдә дә түзеп торып булмый башлаган иде юкса. Бөтен җиһан кызган, үләннәр көеп, суга тилмереп утыралар иде. Шушы кызуда ураза тотучыларга исә Алла сабырлык бирсен дип кенә телисе кала.

Реклама

Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, Татарстанга көчле җил, яшенле яңгырлар якынлашып килә. Урыны белән җил секундына 19-24 метрга җитәргә мөмкин икән. Бофорт шкаласы буенча җилнең тизлеге секундына 20,8-24,4 метрга җитсә, бу инде түбәләрне алып очыра, агачларны йолкып чыгара торган чып-чын давыл дигән сүз. Диңгез буенда яшәсәк, 7-8 метрга җиткән дулкыннарны тамаша кылырга мөмкин булыр иде ул вакытта. 23, 24, 25 һәм 26 июль көннәрендә һава температурасы көндез - 25-27, төнлә 16-18 градус булачак. Алмашынучан болытлы һава, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: