16+

«Яхшы вакыйгаларның күп булуы күңелне күтәрә»

Универсиада төзелешләре, Казандагы теракт, элекке мәгариф министрының яңа эшкә күчүенең сәбәпләре - болар турында Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән булган очрашуда сөйләде. «Сез барысын да үзегез күреп, белеп торасыз, безнең сайтта барысы да язылган. Хәтта минем бүген концертка барасымны да язып куйганнар», - дип сүзне шаяртудан башласа да, журналистлар үзләрен борчыган...

- Балаларны чит илләргә уллыкка җибәрүгә Рөстәм Миңнеханов катгый каршы икәнлеген белдерде. «Татар халкында, гомумән, андый нәрсә булмаган, - дип сөйләде республика башлыгы. - Авылларда, әйтик, ятим калган сабыйларны туганнары яки күршеләре алган. Ялгыз калган өлкән кешеләрне тәрбиягә алу очраклары да бар. Мин әнә шул традицияләрнең яңартылуын телим». Мәгариф турында сөйләгәндә, Президент мәктәптә укыганда инглиз теленә һәм химия фәненә күбрәк игътибар бирмәгәненә үкенүен белдерде. «Балаларны тел өйрәнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Андый балалар көндәшлеккә сәләтле булачак. Ә татарча белмәгән кеше Президент яки министр була алмаячак», - дип сөйләде ул.
«Быел республика һәм федераль программалар тормышка ашырылды. Вакыйгалар күп. Үкенерлек берни дә юк. Аның өчен вакыт та булмады. Яхшы вакыйгаларның күбрәк булуы да күңелне күтәрә. Әлбәттә, кайбер мәсьәләләрдә тоткарлыклар бар. Әмма башкарып чыга алмаган эшләр булмады. Үзебезгә проблемалар уйлап чыгарабыз да аннары аларны батырларча хәл итәбез», - дип сүзен йомгаклады Президент. Ә узып баручы елны Рөстәм Миңнеханов яхшы дип бәяләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading