16+

Ял көнен йөгереп уздырдык

Бу якшәмбедә казанлылар Бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп үтте. Тынычлык бистәсенең «Каенлык аланы»нда узучы төп мәйдан «Милләтләр кроссы-2012» спорт чарасында катнашырга дип төрле оешмалардан, уку йортларыннан һәм башка җирләрдән килгән меңнәрчә кеше белән шыгрым тулган иде. Йөгерүчеләрдән тыш, әлеге чарада велосипед белән дә катнашучылар булды. Оештыручыларның әйтүенчә, 4 мәйданда уздырылган әлеге...

Ял көнен йөгереп уздырдык

Бу якшәмбедә казанлылар Бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп үтте. Тынычлык бистәсенең «Каенлык аланы»нда узучы төп мәйдан «Милләтләр кроссы-2012» спорт чарасында катнашырга дип төрле оешмалардан, уку йортларыннан һәм башка җирләрдән килгән меңнәрчә кеше белән шыгрым тулган иде. Йөгерүчеләрдән тыш, әлеге чарада велосипед белән дә катнашучылар булды. Оештыручыларның әйтүенчә, 4 мәйданда уздырылган әлеге...

Бу якшәмбедә казанлылар Бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп үтте. Тынычлык бистәсенең «Каенлык аланы»нда узучы төп мәйдан «Милләтләр кроссы-2012» спорт чарасында катнашырга дип төрле оешмалардан, уку йортларыннан һәм башка җирләрдән килгән меңнәрчә кеше белән шыгрым тулган иде. Йөгерүчеләрдән тыш, әлеге чарада велосипед белән дә катнашучылар булды. Оештыручыларның әйтүенчә, 4 мәйданда уздырылган әлеге чара 21 меңнән артык казанлыны берләштергән.
Милләтләр кроссының ачылу тантанасында йөгерешкә җыелган халыкны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. «Бирегә, сәламәт яшәү рәвеше алып барудан тыш, күтәренке кәефне дә тудыра алучы иң спортчыл, актив казанлылар җыелган дип уйлыйм. Кадерле дуслар, бирегә кемдер җитәкче кушуы буенча, ә кемдер үз теләге белән килгән булуын беләм. Шуңа күрә, стартта кәефләр төрле булырга мөмкин, әмма финишта барыгыз да күтәренке кәефтә булачагыгызга бер дә шикләнмәгез», - диде Премьер-министр. Шулай ук ул, бүгенге чарадан соң, халык яңа «Милләтләр кроссы» узуын көтеп ятмас, спорт мәйданнарына үз теләкләре белән һәркөнне чыгучылар артыр, дигән теләктә торуын да билгеләп үтте.
VIP-йөгерү дистанциясе традиция рәвешендә 2013 метрны тәшкил итте һәм бу аралыкны беренче булып узу бәхетенә ТР Министрлар Кабинетының Аппарат җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев иреште. Икенче булып финишка ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базарының идарә башлыгы Айрат Җиһаншин килде. Өченче урынга исә ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин лаек булды. VIP-катнашучылар арасында балаларын ияртеп килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Рифкать Миңнеханов уллары белән бергә ярышты. Спорт ветераннары арасында беренчелекне чаңгыда узыш һәм җиңел атлетика буенча 23 тапкыр дөнья чемпионы булган 84 яшьлек Әхмәт Сираҗиев яулады. Ә иң күп халык катнашындагы ярыш азактан узды. Анда «Шәһри Казан» редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Дөресен әйтергә кирәк, бу узышта хәрәмләшүчеләр дә байтак булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading