16+

Ялган продукция сатып алмагыз!

Сәүдә нокталарында, Интернет челтәрендәге хезмәтләрдә сыйфатсыз товарга гына түгел, ә ялган продукциягә дә юлыгу ихтималы бар.

Ялган продукция сатып алмагыз!

Сәүдә нокталарында, Интернет челтәрендәге хезмәтләрдә сыйфатсыз товарга гына түгел, ә ялган продукциягә дә юлыгу ихтималы бар.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин министрлыкта узган матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, быел гына да законсыз сәүдә әйләнешеннән 496 берәмлек ялган (контракт) продукция алынган. Мәсәлән, Әлмәт районында эшкуар хатын-кыз абруйлы фирманың тамгасы төшерелгән ялган сәгатьләр саткан. Чаллыда 4 кешелек төркем Интернет аша контрафакт аудио-видео продукция тәкъдим иткән. Шул рәвешле алар товарның юридик хуҗасына 1 миллион сумнан артык зыян салырга өлгергәннәр. Янә дә Чаллыдагы икенче бер «эшкуар» компьютерларга ялган программалар кую белән шөгыльләнгән.
- Гыйнвар аенда Казанның Беломорск урамында законсыз цех фаш ителде. Анда төрле чималлардан «Башкорт балы» исеме астында, ялган бал ясап ятканнар. Сатуга әзерләнелгән 7,5 тонна продукцияләре чүплеккә ташланды, - диде Ринат Касыйм улы. Башкаланың Каучук һәм Тихорецк урамнарындагы складларда, мәгълүм акционерлык җәмгыятенең фирма тамгасын законсыз кулланып, сөт продуктлары җитештергән яшерен цехлар да ябылган. Контрафакт продукция җитештерүчеләр һәм сатучылар зур күләмнәрдәге штрафларга тартылган.
- Кәрим Тинчурин урамындагы гаражда ялган спиртлы эчемлекләр ясаучылар тотылды. Спиртлы эчемлек савыты төбенә төрле кисәкчекләр утырган, сыеклыгы болганчык рәвештә булган, бөкесе какшаган продукцияне сатып алмагыз. Кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы химик матдәләр кулланып, аракы-шәраб һәм башка төр продукция җитештерүчеләргә, административ чара белән генә чикләнелмичә, җинаять эше кузгатыла, - дип кисәтте Ринат Акчурин.
Контрафакт продукция җитештерүчеләр яки сатучылар турында 02, 052 телефоннары (аноним), шулай ук министрлыкның 291-20-02 «Ышаныч» элемтәсе аша хәбәр бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading