Шәһри Казан

Ялгышлык бәласе

Язмыш дигәнең ничек кенә сынамый адәм баласын. Бу дөньяда кемнеңдер гаебе белән гомергә авыру булып калудан да аянычлысы юктыр ул. Бу бит гомергә төзәлмәс яра... Кукмара районының Купка авылында яшәүче Сәлимә һәм Мидхәт Ситдыйковлар гаиләсенә килеп кергәч тә, күңелне нәкъ шундый уйлар өермәсе биләп алды.

Реклама

Мидхәт күрше авыл кызы белән клубта таныша. Яшьлек елларында бергәләп концертлар куеп, спектакльләр уйнап йөри алар. Ике яшь йөрәкнең чәчләре чәчкә бик тиз бәйләнә. Әлеге матур парларның бер-бер артлы дүрт баласы дөньяга аваз сала. Ата кеше икенче кызларына башкаларда булмаган Рәдүлә исемен куштыра. Мидхәт абый гомер буе механизатор, Сәлимә апа сыер савучы булып эшли. Сәлимә Ситдыйковага тырыш хезмәте өчен өченче дәрәҗәдәге «Хезмәт даны» ордены тапшырганда күмәк хуҗалык рәисе: «Мин сиңа Алтын йолдыз ордены бирер идем», - дип юкка гына әйтмәгәндер. Тормышлары бөтен яктан җитеш булса да, кызлары Рәдүләнең язмышы өчен гомер буе борчылып яши алар.
Моннан утыз җиде ел элек тупырдап торган ике яшьлек кыз бала салкын тидереп авырый башлый. Сәлимә ханым баланы табибка алып барса, аңа преднизолон дигән көчле гормональ дару язып бирәләр. Укып чыкканда ук Гиппократ анты биргән медицина хезмәткәренең балаларга әлеге даруны бөтенләй бирергә ярамаганлыгын белмәве кызганыч, билгеле. Ә ата-ана ул хакта каян белсен. Баланың температурасы айлар буе 39 градустан төшми. Яшь ярымнан йөгереп йөргән кызчык урын өстеннән дә кузгала алмый башлый. Аңа табиблар полиартрит дигән диагноз куялар. Бала унөч яшенә кадәр аякларына баса алмый. Әти-әнисе аны күтәреп кенә йөртә. Кызны дәваларга кайларга гына алып бармыйлар. Бернинди файдасы тими. Озак вакытлар ятканнан соң, унөч яше тулганда, республика клиника хастаханәсе табиблары ярдәмендә аягына баса башлавы кызны да, аның әти-әнисен дә сөендерә. Адәм баласын өмет яшәтә бит. Алга таба тернәкләнеп китәр әле, дигән ышаныч белән яши алар. Әмма Рәдүләнең аяк-куллары, гәүдәсе үсми.
Аның эшләгәннәрен, тырышлыгын күреп гаҗәпкә каласың. Чиккән кулъяулыклары, мендәр тышлары күз явын алырлык. Купка авылында әлегәчә егетләрне армиягә чиккән кулъяулыклар белән озату, Сабантуйларда сөлгеләр бүләк итү кебек күркәм гадәтләр яшәп килә икән. Рәдүләнең күз нурлары түгелгән кулъяулыкларны кадерләп саклап, туган җирләренә әйләнеп кайткан солдатларны санап бетерерлек түгел. Үзенең сеңлесе Заһидә кияүгә чыкканда да аңа бирнәгә чигеп биргән мендәр тышлары һәркемне сокландырырлык. (Заһидә авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.) Рәдүлә янына районның төрле авылларыннан килеп тә заказлар бирәләр. Сәлимә ханым кызының машина белән йон эрләргә осталыгын да мактап алды. Ул рәсем ясау серләренә дә өйрәнгән. Район күләмендә үзенең хезмәт җимешләре белән беренче урынны яулаган. Китап уку да Рәдүләнең яраткан шөгыле. Рус телендәгеләрен Мәскәүдән почта аша алдыра икән. Үзен укытучылар сигез ел буе өйләренә килеп укыткан. Ил-көн яңалыклары белән һәрвакыт кызыксынып яши Рәдүлә. Компьютерда да үзлегеннән өйрәнгән. Кешеләр белән аралашырга ярата. Язмышның кырыс җилләренә бирешми.
Ходай тарафыннан болай да санаулы гына бирелгән газиз гомеренең кадерен белеп яши ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: