16+

Яндыра да, көйдерә дә бу мәхәббәт бәйрәме

14 февраль - Гашыйклар көне! Бу бәйрәмне белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Әлеге бәйрәм елдан-ел киңрәк тарала, кем-кем, ә яшьләр аны аеруча көтеп ала. Хәер, кем генә мәхәббәт утында янмады һәм көймәде икән?! Әлеге көннең шатлыклы мизгелләре дә күп бит: нәкъ менә бүген күпләр бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлата, өйләнешергә тәкъдим...

Яндыра да, көйдерә дә бу мәхәббәт бәйрәме

14 февраль - Гашыйклар көне! Бу бәйрәмне белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Әлеге бәйрәм елдан-ел киңрәк тарала, кем-кем, ә яшьләр аны аеруча көтеп ала. Хәер, кем генә мәхәббәт утында янмады һәм көймәде икән?! Әлеге көннең шатлыклы мизгелләре дә күп бит: нәкъ менә бүген күпләр бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлата, өйләнешергә тәкъдим...


Арада Гашыйклар көнен яратмаучылар, аны хәтта күралмаучылар да бар. Кемдер аны, чираттагы акча тозагы, дип атаса, икенче берәүләр, мөселманнарга кагылышлы бәйрәм түгел ул, дип, бөтенләй санга сукмый. Бәйрәмне татарчалаштырабыз, дигән булып, аны Изге Вәли көне дип атауга каршы кешеләр дә бар. «Шәһри Казан»да эшләүче яшьләрнең бу бәйрәмгә мөнәсәбәтләре ничек икән? Әйдәгез, тыңлап карыйк!
Динар Хәмидуллин:
- Әлеге бәйрәмгә карата фикерләр төрле булса да, миңа ошый ул. Мин үзем романтик кеше булмагач, бу көндә бераз булса да хыял диңгезендә йөзеп алам. Үзем бик тә шоколад яратканга, тормыш иптәшемә дә бу көнне шоколад бүләк итәм, чөнки аның минем белән бүлешәчәген беләм. Һәм, әлбәттә инде, чәчәкләр турында да онытмыйм. Элегрәк, әле өйләнгәнче, бер кызны да Гашыйклар көне белән котламыйча калмый идем. Хәзер исә бөтен игътибарны гаиләмә, яраткан хатыныма гына бирәм.
Руслан Лотфуллин:
- Бөтен кеше бәйрәм иткәч, Гашыйклар көне минем өчен дә матур бер бәйрәм булып тора. Аның бер начар ягы да юк, минемчә, чөнки яраткан кешеләреңне сөендерү беркайчан да артык түгел. Бүләккә килгәндә, мин валентинкалар-йөрәкләр бүләк итәргә яратам. Мәктәптә укыган елларда бер күңелле генә вакыйга да булган иде әле. Бездә Гашыйклар көненә мәхәббәт хатларын, валентинкаларны салу өчен почта әрҗәсе куялар иде. Бер тапкыр миңа бер кыз 115 валентинка язган иде. Мондый хәлнең мәктәп тарихында булганы юк иде әле. Шуңа күрә бу бәйрәм минем өчен хатирәләргә бик бай.
Эльмира Кәримова:
- Гашыйклар көне минем өчен беркайчан да бәйрәм булмады дисәм, ялгышырмын. Мәктәптә укыганда, бу көнне бик көтә идек, чөнки махсус почта аша теләгән кешеңне аноним рәвештә котлый алу, мәхәббәт хисләрен белдерү мөмкинлеге бар иде. Хәзер инде әлеге көнне гади көн буларак кабул итәбез: котлау сүзләре әйтмибез, бүләкләр алышмыйбыз. Алай да татарлар арасында аның популярлашуына каршы түгелмен. Бары тик 14 февральне ниндидер изге яки сихри көн итеп кабул итү генә дөрес түгел. Ә менә сөйгәнеңә һәм якыннарыңа янәдән яратуыңны әйтү һәм исбатлау өчен, бу янә бер мөмкинлек. Шулай да, икенче яктан карасаң, матур сүзләр әйтеп, бүләк бирү өчен әлеге көнне көтүе кирәкме икән? Яратуыбызны көн саен җиткереп торсак, Изге Валентин көненең хаҗәте дә калмаячак.
Фәрит Хәмидуллин:
- Матур бәйрәм инде ул, бер карасаң: «киң күңелле» егетләрнең сөйгән ярларын сөендерергә тагын бер сәбәпләре чыга, яраткан кешеңне үпкәләткән булсаң, бу көнне ул сине, һичшиксез, гафу итә... Бүләк алуы да рәхәт бит инде ул. Ләкин мин әлеге көнне Гашыйклар көне дип кенә санамыйм. Дус кызларыма, туганнарыма да бүләкләр, нигездә, йөрәкләр әзерләп куям, чөнки мин аларны да яратам. Яратуның мәгънәсе зур бит аның, егет белән кыз гына бер-берсен ярата дигән сүз түгел. Ә сөйгән ярыма исә бүләкне алдан ук хәстәрлим. Бүген аны кинога алып барырга, романтик кичке ашка чакырырга уйлап торам әле.
Чулпан Нәҗипова:
- Гашыйклар көнен билгеләп үтү-үтмәү һәр кешенең үзеннән тора инде. Сәбәбе бар икән, телисең икән, валентинкалар да әзерлисең, бүләген дә бирәсең. Ә болай бер кеше дә мәҗбүр итми бит. Ә дусларыңны искә алу, бер-береңә игътибар күрсәтү - яхшы күренеш. Кызганыч ки, гадәти көннәрдә, тормыш мәшәкатьләренә чумып, бу турыда оныткалап та җибәргәлисең бит. Аннан соң мәхәббәт яшькә карамый, шуңа күрә аны яшьләр бәйрәменә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Ә менә Изге Валентинны, татарчалаштырабыз, дип, Изге Вәлигә үзгәртүләре белән бер дә килешә алмыйм. Гашыйклар көне дип атаудан да яхшысы юк бит инде аның.
Фәнил Гыйләҗев:
Начар үрнәк тиз йога, диләр бит. «Бәйрәм» дигәч тә, соңгы елларда кирәгеннән артык кылана башладылар бездә. Бүгенге татар дискотекаларында гына күрегез ниләр майтарылганын! Шушы «матур» исемнәр белән яшьләрне җәлеп итеп, бер-берсен уздыра-уздыра, әхлак бозу белән шөгыльләнәләр, «сәхнәдә уйнатабыз», дигән булып, кешене иң әшәке формаларда мәсхәрәлиләр. Катнашучылары да шуңа риза булып тора бит җитмәсә. Аннан динебезгә хас булмаган әллә нинди «изге»ләрнең исемнәрен татарчалаштыру нигә кирәк инде? Бер-берсен яраткан кешеләргә «Вәли»нең ни йомышы төшкән? Ә «Тәслимә» кем ул? Студентлар көне, Гашыйклар көне дип әйтү аңлашылыр да иде әле. Бик хаҗәт икән, мондый көннәрне үз милләтебез тарихына туры китереп булдырырга кирәктер! Азмыни бездә «Таһир-Зөһрә», «Ләйлә-Мәҗнүн», «Йосыф-Зөләйха»лар. Дөресен әйткәндә, гашыйк кеше өчен Аллаһның һәр биргән көне Гашыйклар көне бит ул! Аннан һәр парның үзләре өчен кадерле көннәре була.


Англиядә Гашыйклар көнендә яшь кызлар үзләренең булачак парларын таң атканда торып тәрәзә аша күзәтәләр. Кыз урамда иң беренче булып нинди егетне күрә, шул яки аңа охшаган егет аның булачак ире дип санала.
Бу көндә иң популяр бүләкләр - йөрәк формасындагы конфетлар, йомшак уенчыклар. Бәйрәмдә балалар да читтә калмый. Алар Изге Валентинга багышланган җырлар җырлап, өйдән өйгә йөриләр.
Англиядә гашыйклар көне белән сөйгән ярларын гына түгел, ә яраткан йорт хайваннарын да котлыйлар. Аларны төрле ризыклар белән сыйлыйлар.
Уэльста гашыйклар бер-берсенә «мәхәббәт калаклары» бүләк итәләр. Агачтан калак формасы ясап, аны йөрәк, ачкыч һәм йозак рәсемнәре белән бизиләр. Бу бүләк, «Син минем йөрәгемә ачкыч таптың», дигән мәгънәгә ия.
Әрмәннәрнең үз Гашыйклар көне бар. Трндез дип аталган бу бәйрәмдә яшь парлар, учак өстеннән сикереп, үз мәхәббәтләренең ныклыгын дәлилләгәннәр.
Германиядә Изге Валентин психикалары какшаган кешеләрнең яклаучысы дип санала. Әлеге көнне Германия халкы авырулар ята торган хастаханәләрне ал төстәге тасмалар белән бизи, аларга багышлап дога кыла.
Исландиядә яшь парлар бер-берсенең муенына таш яки күмердән ясалган амулет бүләк итә торган булганнар. Бу гашыйклар арасындагы мәхәббәт учагын тагын да катырак кабызыр өчен эшләнә.
АКШта Изге Валентин көнне бүләкләрне сөйгән ярларына гына түгел, ә әти-әниләргә, дусларга, туганнарга да бирәләр. Традицион бүләк булып марципан санала. Конфетларны ак һәм кызыл төсләргә буйыйлар. Бу саф һәм көчле мәхәббәт символы.
Италиядә Изге Валентин көне аеруча да зурдан билгеләп үтелә. Чөнки бәйрәмнең тамырлары нәкъ менә бу илдә барлыкка килә. Изге Валентин яз бәйрәме дип санала. Гашыйклар чәчәк аткан бакчаларда йөриләр. Туринда яшь парлар нәкъ менә шул көнне әти-әниләренә ярәшүләре турында әйтәләр. Иң популяр бүләк булып Италиядә «Baci Perugina», ягъни шоколадка төрелгән фундук чикләвеге санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading